ЮХИДИ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ КЕРТҮ ӨЧЕН ЗУР ҮЗГӘРЕШЛӘР ПРОЕКТЫ ӘЗЕРЛИ
Сүз, иң беренче чиратта, машина тәрәзәләре тонировкасы турында бара. Алгы (лобовое) пыяланың яктылык үткәрү лимитын 75тән 70кә калдыру планлаштырыла. Башка пыялаларның тонировкасына бәйле үзгәрешләр юк.
Шулай ук, машинада ГОСТ тарафыннан тикшерелмәгән теләсә нинди аптечка, янгын сүндерү җайланмасы, аварияле тукталыш тамгасы йөртергә була.
Үзгәрешләрнең тагын бер зур өлеше индивидуаль мобильлек, ягъни электросамокат, сегвей, роликлы тимераяк һәм скейтбордларга бәйле. Җиде яше тулмаган бала әлеге индивидуаль мобильлек чараларын бары тик олылар күзәтүендә тротуарларда һәм җәяүлеләр өчен юлларда гына куллана ала.
14 яшькә кадәр яшүсмерләргә бу юлларда ялгыз йөрергә (электросамокат, скейтборд һ.б.) яраса, 14 яшьтән соң велосипедлар өчен сукмаклар һәм тротуарларда, әгәр алар булмаса, юл читендә (обочина) йөрергә рөхсәт ителәчәк. Тик индивидуаль мобильлек чараларының тормоз, фонарь һәм катафортлары булырга тиеш.
Тагын бер искәрмә бар: алда санап үтелгән чараларда исерек килеш йөрү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев