Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРГА ЛАЙК КУЯСЫҢ КИЛӘМЕ? МУЗЫКА ТЫҢЛАР ӨЧЕН 5 СЕРВИС

Дәрт булсын өчен нәрсә җитми соң? Сәләт аланнарының җырларымы, йолдызларныкымы? Гомумән, джаз, инди, рэп, рок, хип-хоп белән танышыр, ә Майкл Джексон яки Ришат Төхвәтуллин белән «дуслашыр» өчен берәр шәп музыкаль сервис булсын әле! Тыңлап кына түгел, ә җырларны үзеңә дә йөкләп, лайк куеп булса тагын да шәбрәк чыгар иде ул! Тукта, җырга лайк куеп буламыни?

 

«Вконтакте» һәм Boom

«Вконтакте»ның энесе Boom аңлый: халыкта музыкага ихтыяҗ бар, шуңа күрә яңа композицияләр һәм альбомнарны һәрдаим тәкъдим итә. Ә музыка бирә торган дәрт битараф калдыра алмый бит. Иң мөһиме, «Бум»да шулкадәр төрле җырлар рекламасыз яңгырый. Әлбәттә, җырларны социаль челтәрнең үзендә тыңлап була, ләкин рекламасыз булсын өчен аңа блокировщикларны кую кирәк булачак. Плейлистлар ясау мөмкинлегенә өстәп монда дусларның яңа җырларын да карап була. Плюс: татар һәм рус җырларын табу җиңел.

 

Яндекс.Музыка

Подкастлар, плейлистлар, җырлар – бер җирдә. Кисәтәм: яңа, әле тыңланмаган җырларга юлыгачаксың. Плейлистларның да төрлесе бар: «Йөгерер өчен», «Йоклар өчен», хәтта «Покемоннар тотар өчен». 1950 һәм 2000 елларның композицияләре дә колакларга яңалык булыр. Яраткан фильмның саундтреклары җыелган яки халәтеңә карап сайланган плейлистлар да күренер. Плюс: күбесенең җыр сүзләре язылган. Димәк, җырлап та була: ишетмәүчеләр дә ишетәчәк!

 

Spotify

Ниһаять, 15 июльдән бирле әлеге музыкаль сервис аша Россия, Украина һәм Казахстанда тыңлап була. Чит ил тыңлаучысы өчен таныш булган «Спотифай» игътибарны иң беренче чиратта искиткеч дизайн белән җәлеп итә. Биредә конкрет җырчы яки төркем белән таныша бардым мин. «Охшаш җырчылар» функциясе белән, мәсәлән, Рианнага охшаган тагын 20 җырчыны табачаксың. Яңа төркемгә юлыкканда, башта җырларның ничә тапкыр тыңланганы да күренә: иң популярларын ачыклап була. Spotify концертларның афишасы белән дә үзенчәлекле әле.

 

Telegram-ботлар

«Вконтакте» социаль челтәреннән йөкләнә торган аудиолар – монда. Мин үзем еш куллана торган ысулның яхшы ягы бар: җырларны һәм аудиокитапларны миллион йөкләп, миллион тапкыр тыңлап була. Офлайн тыңлауга әле башкаларга да җибәрү өстәлә. Онытканмын бит, ул тагын әле бушлай ;)

 

SoundCloud

Иң кызыгы: җырга лайк куя һәм җырның сайланган секундына комментарий яза аласың. Шулай ук, «Саундклауд» җырларын Инстаграм сторисларына кую мөмкинлеге бар. Америка илләрендә популярлашкан сервис соңгы елларда Россиягә дә күчә бара. Әмма монда татар җырлары бик аз. Миңа Илгиз Шәйхразыевның «Өйгә» җыры ошады. Бәлки, татар дөньясында «“Саундклауд” культурасын» син ачарсың?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев