Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРДАЙ МОҢЛЫ ТАТАР ТЕЛЕМ!

Халыкара туган тел көне (International Mother Language Day) 2000 елдан бирле бигеләп үтелә. Шул исәптән, 2008 ел Халыкара телләр елы (International Year of Languages) дип игълан ителгән иде.

"Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем — бәгърем, син ул, син!" – ди Хәсән Туфан.


Әлеге матур бәйрәм уңаеннан тел, туган тел турында шагыйрь, язучыларның язып, әйтеп калдырган  шигырьләрен, канатлы сүзләрен барлыйк әле. Аларны укыганнан соң телнең кадрен белә башлыйсың, аның матурлыгына төшенәсең.

***

"Туган телем− анам теле",−
Дияр әле балалар.
"Туган телем− балам теле",−
Дияр микән аналар?


Роберт Миңнуллин

***

Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел — кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел — рухи экология. Туган телдә мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге”.

Миргазиян Юныс

***

Туган җирең — Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.


Наҗар Нәҗми


***

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!

Равил Фәйзуллин

***

Тел ташны эретә. Мәкаль


***

"Туган телне югалту фаҗигасен мин, кем дә булса берәүнең ярлыкауга ирешә алмас дәрәҗәдә имансызлык эшләп, денсезләнүенә тиңлим. Бу очракта дин имансыздан баш тарта, аны ташлый. Бәлки, кабул итмәслек зур гөнаһларыбыз өчен туган тел безне ташлап киткәндер? Бәлки, ул җанга — шифа, күңелгә — юаныч, җирсүгә—дәва бирү мәрхәмәтеннән үзе безне мәхрүм иткәндер? Миңа калса, бу буш фараз гына түгел..."

Миргазыян Юныс

***

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгыр -
Туган телең әнә шул булыр!


Зөлфәт


***

Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.

Роберт Миңнуллин

***

Бишек җыры көйләгән тел,
Моңлы, ягымлы тел син.
Гашыйкларны таныштырган
Һәм кавыштырган тел син.


Гөлшат Зәйнәшева


***

Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!

Шәүкәт Галиев

***

“Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган”.


Каюм Насыйри


***

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнамак наданлыктан әсәрдер.

Дәрдмәнд

***

Син - минем тере тарихым,
Син - минем киләчәгем,
Тик синдә газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.


И, телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде
Дәверләр тиярмени?

Хәсән Туфан


***

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.

Равил Фәйзуллин

***

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Габдулла Тукай


***

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев