Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРЧЫЛАР ҖИҢЕЛДЕ. "ЮЛЧЫ"ГА БЕР МИЛЛИОН

ТНВ каналында нинди яңа проект пәйда булыр да, тамашачыларны таң калдырыр? Бу каналны яратып караучыларны нинди яңарышлар көтә? Кыскасы, “Талант” конкурсында кем җиңү яулар? Әлеге сорауларга җавапны Шамил Усманов урамында таптым, дөресерәге, ТНВның үзендә.

Сәгать бердә буласы тантаналы чара, төрле сәбәпләр аркасында тоткарланып, бераз соңрак башланды. Шуны әйтәсем килә, монда кайбер катнашучы кәттә итеп киенгән, иҗат кешеләре икәне әллә каян сизелеп тора. Ә алар арасында һәрберебезгә таныш кешеләр, йолдызлар да бар иде. Кызганыч, бер миллион сум аларның берсенә дә насыйп булмады, әмма махсус дипломнар бирелде!




Нурзадә (җырчы һәм алып баручы):


- Сез тәкъдим иткән проект нәрсә турында иде?

-“Яшьлегем чишмәләре” тапшыруын мин элек “Мәйдан” каналында алып бара идем. Ләкин, гастрольләрдә күп йөрү сәбәпле, өлгерми башладым. Ә тамашачылар исә аны үз иткәннәр иде, шуңа күрә дә әлеге проектны конкурска тәкъдим итәргә булдым. Бу тапшыру, гомумән, өлкән буын артистларын искә алу, аларны танытуга нигезләнгән иде. Үзенчәлекле ягы шунда, җырчы, артистлар белән генә очрашулар түгел, ә биючеләр, җыр авторлары, шагыйрьләр, композиторлар белән дә танышулар булды. Кыскасы, иҗат турындагы тапшыру!

- Төп призны алу өчен нәрсә җитеп бетмәде дип уйлыйсыз?

- Мин әзер булган тапшыруны җибәрдем конкурска... Бу минем яктан хата булгандыр, дип уйлыйм.

Булат Бәйрамов (җырчы, алып баручы):


- Конкурска җибәрелгән проетыгызның эчтәлеге ниндиерәк иде?

- Безнең “Бу ни бу?” дип исемләнгән тапшыру Роберт Исламов белән эшләнелгән иде. Монда катнашучы ике пар, әйтик, берәр сәясәтче, артист йә булмаса җырчы үзенең тормыш иптәше белән килә. Алар исә үзара көч сынашырга тиешләр! Төрле рубрикаларыбыз да әзер иде. Шуны  искәртеп узасым килә, әлеге тапшыруда бары тик бер як кына җиңү яуларга тиеш, берничек тә дуслык җиңә алмый...

- Сез бәйрәмнәр дә алып барасыз, җырлыйсыз да, тормыш иптәшегез белән Ютуб каналыгыз да бар... Кыскасы, барысына да ничек өлгерәсез?

- Барына да өлгереп була. Аның өчен көн тәртибеңне генә дөрес билгеләргә кирәк. Кәрәзле телефоннарда һәрберебезнең дә “искәрмә”ләр (“заметки”) дигән әйберләре бар: язып чыгасын да, эшләгәннәрен шалт-шолт сызып кына барасың. Тик мин үземне барысына да өлгерүчеләр рәтенә кертмәс идем, чөнки атна ахырына эшләнергә тиешле булган эшләрне карап чыгам да, үземне ачуланам, тиргим, "ике"ле дә куярга мөмкинмен хәтта үз-үземә (көлә).




2018 елның беренче мартыннан утыз беренче августына кадәр дәвам иткән конкурс өч номинациядә үткәрелде: тарихи, әдәби-музыкаль һәм шоу-программа. Шуны да әйтергә кирәк, конкурс кагыйдәләре буенча, җиңүчеләрнең проектларын тормышка ашыру чыгымнарын һәм проектны “ТНВ-Татарстан” каналыннан күрсәтү мөмкинлеген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе тәэмин итә!

Шулай итеп, 20нче сентябрьдән башлап ТНВ каналында өч яңа тапшыру чыгачак. Аларның берсе татар җырчылары, икенчесе – инде вафат булган сәхнә әһелләре турында булачак. Ә өченчесе – “Талант” бәйгесе җиңүчесе Альбер Шакировның “Юлчы” проекты!

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев