Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫРЧЫ RAMIL’: БАЛА ЧАГЫ, КАРЬЕРАСЫ, ШӘХСИ ТОРМЫШЫ

«Сияй», «Бомбалейла», «Вся такая в белом», «Ау» җырларын ишетмәгән кеше юктыр. Ә син аларны кем җырлаганын беләсеңме? Татар егете, Түбән Новгородта туып үскән Рамил Әлимов башкара аларны. Җырчы, аның тормышы, иҗат юлы турында кызыклы фактлар безнең язмада урын алган.

Исеме: Ramil’ 
Чын исеме: Рамил Әлимов 
Туган көне: 1 февраль, 2000 ел 
Туган җире: Түбән Новгород шәһәре 
Буе: 170 см 

Бала чагы

Ramil’ 2000 елның 1 февралендә Түбән Новгородта туа. Егет музыка дөньясына кечкенә чагында ук килеп керә: әти-әнисе аны музыка мәктәбенә укырга бирә, анда ул 5 ел дәвамында фортепианода уйнарга һәм ноталарга өйрәнә. 
Мәктәптә әллә ни яхшы укымаса да, Рамил спорт секциясенә бик яратып йөри. Яшүсмер чагында ул бокс, катнаш көрәш (смешанное единоборство) белән шөгыльләнә. Кайчак өйрәнгәннәрен урамда да кулланырга туры килә аңа. Бу турыда ул үзе: «Түбән Новгородта тормыш кырыс, башкача булмый», - ди. 
Спорт турында хыяллар 14 яшендә чәлпәрәмә килә – егетнең умыртка сөяге зыян күрә. «Турникта «солнышко» әйләнә идем...очтым», - дип искә ала бу вакыйганы артист. 
Ярты ел гомерен Рамил караватта үткәрә. Сыйныфташларыннан артта калмас өчен өйдән торып белем ала. Иң куркынычы – спортка зур нокта куярга туры килә. Әти-әнисе егетне 9 сыйныфтан соң көллияткә, эретеп ябыштыручы (сварщик) булырга укырга кертә. 
Егетнең гомерен әлеге һөнәргә багышлыйсы килми. Аның хыялы – музыка. Шул рәвешле, Рамил Әлимов музыкага беренче адымнарын ясый башлый. 


Музыкаль карьера

Рамил турында бөтен ил белгәнче үк ул инде концертлар куеп йөри башлый. Халык талантлы егет турында ул машинада яки урамда төшергән видеолар аша белә. Шундый җырларның берсе – «Хочешь со мной». Рамил аны тормышының авыр чагында яза. Видеоны музыкант, продюсер Ханза Авакян күреп ала һәм Әлимовның иҗаты белән кызыксынып китә. Нәтиҗәдә, егеткә бергә эшләргә тәкъдим ясый. 
Бер ай узгач, 2019 елның гыйнварында яңа композиция дөнья күрә. Анда Ramil' «Хочешь со мной» җырындагы кайбер юлларны укый. Рамил әлеге җыр тамашачыларга шул дәрәҗәдә ошар, дип күз алдына да китермәгән була. 1 тәүлек эчендә композиция Вконтакетдагы «Топ-100» музыкаль чартында икенче урынга менә. Популярлык әнә шулай килә. 
Бер-ике атнадан Рамил фанатларына «Пускай по венам соль», тагын бер атнадан «Айбала» композициясен тәкъдим итә. Соңгысының исеме бик үк төгәл язылмаса да, татарчадагы «ай, бала»дан алынган икән. 
Алга таба җырчының иҗат җимешләре яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек пәйда була башлый. Алар арсында күбебезгә таныш «Бомбалейла», «Вся такая в белом», «Ау», «Танцуй, как пчела», «Сияй» җырлары бар.


Шәхси тормыш

Рамилнең фанатларын уң кулында, атсыз бармагындагы балдак борчый. Рамил әлеге шикләргә нокта куя: ул өйләнмәгән. Әмма үзенең ике тапкыр башын югалтып гашыйк булуы турында да әйтеп уза. Аның 3 ел дәвам иткән җитди мөнәсәбәтләре хыянәт белән тәмамлана.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев