Логотип Идель
Бу – тема!

ҖЫР УКЫТУЧЫСЫ ҖЫР ТЫҢЛАМЫЙ

Мөгаллим булуы кыен, сүз дә юк. Ә менә җыр, вокал укытучысы булуы ничегрәк икән? ТДИ һәм БДИ бирдетмәсәләр дә, аларның үз мәшәкатьләре бик күп бит... Әйдәгез, сораулар диңгезендә бата башлаганчы, әлеге язма белән танышып чыгыйк әле! Киттек!

«Не мальчишки» ансамбле һәм аларның укытучылары турында соңгы арада шактый күп ишетергә туры килде. Балалары да бик сәләтле, укытучылары да, дип сөйләде берничә танышым. Кызыксынуым артканнан-арта барды. Шуңа күрә, мөмкинлек булуга, «Шарм» сәнгать үзәгенә юл тоттым. Юк ла, биергә һәм җырларга түгел, ә интервью алырга... Шунысын әйтергә кирәк: мине шаккатырырлык әйберләр иҗат белән генә бәйле булып чыкмады. Алга китеп әйтим инде: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, И.В.Әүхадиев исемендәге Казан музыка көллиятенең һәм «Шарм» сәнгать үзәгенең алыштыргысыз мөгаллиме – Дычек Юлия Виктор кызы эштән тыш бер дә музыка тыңламый икән. Ярый, ярый, серләрне ачып бетергәнче, башлыйк әле.
ИСЕМЕ: «Не мальчишки» ансамбле

ОЕШКАН: 2013 елда

КОМАНДА: Анастасия Кузьмина, Тэона Цагурия, Камилла Трофимова, Сабина Хидиятуллина, Камилә Бәйрамова, Аделина Ильязова

ҖИҢҮЛӘРЕ: «Песенка года 2018» Халыкара телевизион фестивальдә – I дәрәҗә лауреат, 2018

XVIII «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә – II дәрәҗә лауреат, 2018

«Взлетай» Халыкара бәйгедә – I дәрәҗә лауреат, 2018

«Звездный континент» Халыкара конкурста – Гран-при, 2017



– Юлия Викторовна, күп еллар балалар белән эшләвегезне беләм. Ансамбль җитәкчесе булуы кыен түгелме? Барысын да ярты юлда ташлап калдырасыгыз килгән вакытлар булмадымы?

– Юк, минем андый вакытлар булганы юк. Ә менә төркемнең җитәкче булуы солистлар белән эшләүгә караганда бермә-бер авырырак... Әмма бу эш бик кызыклы һәм мавыктыргыч, миңа ул бары ләззәт кенә бирә.

– «Не мальчишки» командасы белән ничәнче ел эшлисез?

– Белмим, дөресен генә әйткәндә, хәтерләмим. Санарга кирәк (кызлардан сорый)... 2013 елның сентябрьннән икән. Исемен озак уйларга туры килгән иде, шунысын беләм. Бер егет заты да булмагач, төркемебезне «Не мальчишки» дип атарга булдык. Тик хәзер инде кызларыбыз үсте, атаманы үзгәртергә кирәктер дигән уебыз да бар.

– Амсамбльдә кызларыгыз бик күп. Һәркемнең үз характеры, эшләүдә авырлыклар килеп чыкмыймы?

– Дөрестән дә, һәрберсе төрле. Бөтенесенең дә үзенчәлекле яклары бар. Кемдер күп көлә, гел елмаеп йөри, кемдер бик җитди, кайбер кызларыбыз һәр биремгә иҗади якын килеп, һәр нәрсәгә үз өлешен кертергә тырыша. Әлеге сыйфатлар бу коллективның шундый дус-тату, матур булуына да сәбәпчедер, минемчә. Чөнки бер-берсен алар тулыландырып торалар һәм шуның белән бер зур гаилә барлыкка китерәләр!

– Ансамбль, нигездә, нинди җырлар башкара? Кайсыларына өстенлек бирелә?

– Безнең репертуарыбыз төрле. Татарча да, русча да хәтта чит телләрдә дә җырларга туры килә. Әмма күбрәк рус телендә булган җырларга өстенлек бирелә.

– Ә ансамбльның киемнәренә килгәндә, сез үзегез уйлап чыгарасызмы аларны?

– Төрле вакыт була. Күбесенчә үзебез кызлар белән бергәләп сайлыйбыз, киңәшләшәбез. Шулай ук әти-әниләр дә булышалар.

– Бу коллективка кемнәрне генә алалар? Әллә инде монда эләгү мөмкин түгелме?

– Беләсезме, коллектив бары тик бердәм булганда гына зур уңышларга ирешә ала. Ә моның өчен состав үзгәрмәскә тиеш. Чөнки берничә ел дәверендә балалар бер-берсенә колаклары, тавышлары, темпераментлары, характерлары белән ярашалар һәм яраклашалар.

– Ә эштән тыш буш вакытыгызда нинди җырлар тыңлыйсыз?

– Мин, гомумән, тик торганда җыр тыңламыйм. Чөнки көне буе тавыш, музыка астында йөреп кайтам. Хәтта машинада барганда радионы сүндереп куям. Балаларга җыр эзләгәндә генә тыңлыйм дисәм дә була. Кыскасы, тормышта музыка шул кадәр күп, аны өстәмә рәвештә дә тыңларга кирәктер дип уйламыйм (көлә).

– Ничек уйлыйсыз, «колагына аю баскан» кеше җырларга өйрәнә аламы?

– Талантсыз кешеләр юктыр бу дөньяда. Мин генә түгел, күпләр шулай уйлый! Һәрбер балада да музыкаль сәләтләр булырга тиештер ул. Барысы да аны күреп алып үстерүдән һәм теләктән генә тора!

– Тавышны яхшырту максатыннан чи йомырка эчәргә кушалар дип беләм. Булышамы бу ысул?

– Минемчә, юк. Өстәвенә бу сәламәтлеккә дә куркыныч булырга мөмкин. Нинди генә авыртулар юк бит хәзер... Элек, бәлки, экологик яктан чиста булган продуктлар булганда, ярагандыр, ә хәзер юк.

«Сәнгатьне үзебез сайладык»




Юлия Викторовна классына вокалга йөри торган алты кыз да укытучылары сыман ачык йөзле, гади һәм сүз артыннан «кесәгә керми» торган булып чыктылар. Музыкадан тыш башка кызыксынулары һәм һөнәрләре булу мине аеруча таң калдырды, алар белән тагын бер кат сокланырга мәҗбүр итте...

Гадәттә, әти-әниләрнең теләге белән генә иҗат яки спорт юлын сайлый бит бик күп егетләр һәм кызлар. Монда да шундый ук хәл, кызларның бөтенесе дә әти-әниләре кушканга гына җырлап йөридер дип уйлап куйдым. Юлия Викторовна «Ансамбльга эләгү җиңел түгел», – дигәч, кызларның монда ничек эләгүләре турында беләсе килү теләге тагын да артты. Тик... Тик минем күзаллавым хаталы булып чыкты. Кызларның һәр әйткән сүзләре моңа дәлил. Мәсәлән, 94нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Тэона Цагурия кечкенәдән үзе теләп җыр сәнгате белән шөгыльләнә башлаган. «Беренче тапкыр профессиональ вокал дәресенә җиде яшемдә бардым. Аңарчы ишеткәннәрне генә көләп йөри идем. Ә җиде яшҗтән ныклап торып укытучы күзәтүе астында шөгыльләнә башладым. Башта музыкаль мәктәпкә йөрдем, ә аннары башка укытучыга күчтем. Тик вокал дәресенә йөрү бик күп вакытны ала башлады. Юл ерак иде чөнки, кыенлыклар килеп чыга башлады. Шуңа күрә әнием якындагы иң яхшы укытучыларны эзләргә булды. Озак кына уйлашканнан соң, «Шарм» сәнгать үзәгенә, дөресерәге, Юлия Викторовнада тукталырга булдык!»

Истә калырлык җиңүләр күп


122нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Анастасия Кузьминадан «Иң истә калган җиңүегез кайсысы?» дип кызыксындым. Анастасия ике дә уйлап тормыйча, «Бөтен җиңүләребезне дә әйтеп күрсәтә алам.. Әйе, җиңүләребез саны күп, ләкин һәрберсе истәлекле. Мәсәлән, узган ел без «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә икенче урынны алган идек. Ә коллекциябездәге гранд-прилар иң кадерле бүләкләрнең берседер, мөгаен», – диде.

«Рэперларны тыңламыйбыз»




Үзләре дә җыр һәм музыка дөньясына гашыйк кызлар нәрсә белән яшиләр, кайсы төр музыкага өстенлек бирәләр икән соң? Бу сорауга да җавап табасы килә башлады. Соравым күзләремә язылган булгандыр инде, 19нчы гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Камилә Бәйрамова үзе бу хакта сүз башлады. «Безнең репетуарга керә торган һәр җыр җитди сайлау уза. Җыр һәрберебезгә ошарга, мәгънәле, шул ук вакытта заманча һәм матур яңгырашлы булырга тиеш. Көндәлек тормышта да шушы таләпләргә җавап бирә торган музыка тыңларга тырышабыз. Бу дөрес тәрбия бирә дип саныйм. Заманча рэп укучыларга, мәсәлән, шәхсән мин нейтраль карыйм. Чөнки яратып тыңлаган бер генә рэпер да юк. Әмма бу әле яхшы рэперлар юк дигән сүз түгел, беркемне дә кыерсытырга теләмим».

Киләчәккә булган максат-хыяллары хакында да беләсем килгән иде дә, серләрен ачарга теләмәделәр кызлар. Бер генә нәрсәне ачыклый алдым: кызлар өчен бәйгеләрдә җиңү, проектларда катнашып танылудан бигрәк, үзләре өчен, җан тынычлыгы өчен иҗат белән шөгыльләнү мөһимрәк икән.

Илүзә Касыймова
Фотолар җырчы кызларның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев