Логотип Идель
Бу – тема!

Youtube: ПОПУЛЯР КАНАЛЛАР

Егет-кызларның көне-төне смартфонда утырулары, аннан да бигрәк Youtube каналларын караулары берәүгә дә сер түгел. Кайбер видеороликларны миллионлаган кеше карый, кайберәүләре алай ук популяр булмый. Әйдә, бүген әлеге порталдагы яшүсмерләр өчен иң популяр каналларны күзәтик.

  1. Топлес


Рус телле Youtubeта иң популяр канал. Автор үзен шаккаттырган темаларны сайлый, шуңа һәр чыгарылыш үзенчәлеге белән шаккаттыра. Һәм болар барысы да үткен сүзле комментарийлар белән үрелеп бара.

  1. Utopia Show


Әлеге каналда паранормаль күренешләр турындагы мифларны юкка чыгаралар. Бүген дә кар кешесе, курчак эчендә яшәүче өрәкләргә ышанучылар бар. Һәм боларның барысына да фәнни күзлектән төгәл җаваплар бирелә.

  1. TrashSmash


Махсуслашкан һәм чын фәнгә күбрәк якынайтылган тагын бер фәнни-популяр канал.

  1. “Научпок”


Биш минутлык роликларда популяр булмаган темалар яктыртыла. Сез белергә теләгән, әмма сорарга курыккан күп кенә әйберләр бар монда. Бер карашка ахмак булып тоелган сораулар да төгәл аңлатма бирүне таләп итә.

  1. Querty


 Биредә фәнни яңалыклардан башлап, профессиональ астроном хикәяләргә, математик мәсьәләләрдән башлап профессиональ психологлар турындагы мәгълүматка кадәр табып була.

  1. Алексей Швецов


Әлеге популяр блогерның чыгарылышларында югары интеллект, фикерләшү өчен кызыклы темалар бар. Аның бар видеолары – туристлык влоглары яки көн кадагындагы темага фикер белдерү.

  1. Стримерша Карина


Әлеге исемлектәге иң каршылыклы канал. Күпләргә ул гадәти интеллектлы, фәлсәфи темаларны читләп узучы стример. Ләкин аның кайбер фикерләре кызыклы, аннан күп нәрсәгә өйрәнеп була.

  1. Данила Поперечный


Аны яшьләрнең тавышы, дип тә атыйлар. Бөтен фикерләре, идея формулировкалары Z буынының фикер сөреше белән тәңгәл килә.

  1. “Дайте танк (!)”


Әлеге исемлектәге бердәнбер музыкаль канал. Бу яшьләрнең төп фишкасы шунда: алар фәлсәфи темаларны күтәрүдән курыкмый, пафосны читләтеп уза.

  1. “Смешарики”


Балачактан бирле таныш булган түгәрәк җанварларны карау, үсә төшкәч, тагын да кызыклырак. Һәр мультфильм күпмиллионлы блокбастердан күпкә яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев