Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОРТ ХАЙВАННАРЫ ЭТ ҺӘМ ПЕСИ БЕЛӘН ГЕНӘ ЧИКЛӘНМИ: ТӘҖРИБӘ

Күпләр йорт хайваны дигәндә, еш кына эт яки песине генә күз алдына китерә. Ә менә безнең гаиләдә 5 төрле йорт хайван яшәде. Шул тәҗрибәмне синең белән дә бүлешәсем килә. 

Тик башта мөһим сорауга җавап бирик. Йорт хайваннары асрау ни белән файдалы?

1) Кешегә бары тик яхшы эмоцияләр, җылылык, ярату бүләк итәләр.

2)  Ялгызлыктан коткаралар.

3) Күбесенең өйдә вазыйфалары да бар: песи тычкан тота, эт йорт саклый.

Ә хәзер үзебезнең йортта кайчандыр булган һәм хәзерге вакытта яшәгән дүрт аяклы дусларыбызга әйләнеп кайтыйк. Кыскача гына аларны тәрбияләү үзенчәлекләренә тукталып үтәрмен.

ПЕСИ

Иң популяр йорт хайваннарының берсе. Безнең өйдә 4 айлык кап-кара (хәтта борыны да) песи яши. Күп кеше төрле хорафатларга ышанып андыйны алырга курка. Ләкин без махсус шундыйны эзләгән идек тәJ. Әле ул бик кечкенә, шуңа күрә үзенә игътибарны бик күп таләп итә. Аны вакытында ашатырга (көнгә 3 тапкыр), ветеринарга йөртергә (елга бер тапкыр булса да) кирәк. Һәм, шулай ук, аның белән уйнауны, аны сөюне, гел яратып торуны онытма.

ЭТ

Песи белән беррәттән бик популяр йорт хайваны. Хәзерге вакытта бездә ике төрле эт яши. Берсе – токымлы (йоркшерский терьер), икенчесе – гади. Әлбәттә, беренчесенә игътибар күбрәк кирәк. Алар гадәттә йомшаграк, көчсезрәк булалар.  Аны еш ветеринарга күрсәтергә, махсус ризык ашатырга, грумерга йөртергә кирәк. Ләкин без яшәгән җирдә андый мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә төрле витаминнарга бай булган ризык белән тукландырырга тырышабыз. Этләр өчен махсус чәч алу машинкасын да, тарагын да, тырнагын кисә торган кайчыларын да алдык.

ДИҢГЕЗ ДУҢГЫЗЫ

Беренче тапкыр аны кулыма 12 яшемдә тоттым һәм шунда ук гашыйк булдым. Ул бездә 4 ел торды (гадәттә, аларның гомерләре бик  кыска: 4-5 ел гына). Аның  мәшәкате бик күп. Ләкин бик нык яратсаң, аңа игътибар да итми башлыйсың. Диңгез дуңгызы озак яшәсен өчен, аның торган урыны һәрвакыт чиста булырга тиеш (читлегенең эчен атнага бер бушатып юарга кирәк), яшелчә, махсус азык бирергә кирәк (нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнлеген интернетта җентекләп укы). Тырнагын үскән саен кисеп тор, кимерергә агач ботакларын биргәлә, аның белән уйнарга да онытма! Кешеләрнең аңа аллергиясе булырга мөмкин. Миндә дә соңгы елларны күзәтелде.

ТАШБАКА

Бик кызыклы һәм артык мәшәкатьсез йорт хайваны. Күршеләр безгә аны бер атнага карап торырга биргәннәр иде. Ләкин шушы кыска гына вакытта  да мин аны яратырга өлгердем. Йортта тотар өчен аңа махсус аквариум алырга кирәк. Андагы суны еш алмаштырып, торган урынын юып тору мөһим. Туклануына да игътибар ит. Теләсә нәрсә ярамый, ташбакалар өчен билгеләнгән махсус азыкны гына ашат!

ӘРЛӘН

Бу йорт хайваны безнең өйдә миңа 4 яшь булганда барлыкка килде. Шуңа күрә аның турында артык күп әйбер хәтерләмим. Ләкин шуны беләм – ул бик усал иде). Диңгез дуңгызыннан якынча дүрт тапкыр кечерәк булса да, бик нык авырттырып тешли иде. Монда да шул ук кагыйдәләр: читлеген еш чистартырга, махсус азык кына бирергә.

Шуның белән тәмамлыйм. Киләчәктә кырмыска, балык, күсе һәм башка йорт хайваннарын да асрап карыйсым килә. Очрашуларга кадәр!

Аделя УСМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев