Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫН (ИТОГОВОЕ СОЧИНЕНИЕ) “5” ЛЕГӘ ЯЗУ ӨЧЕН ЛАЙФХАКЛАР

Бик тиздән, тагын да төгәлрәге – 4 декабрьдә 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) язачак. Ул укучы БДИга кертелсен өчен кирәк. Бүген без, белемнәрне барлап, әлеге иншаны язганда нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге турында сөйләшәчәкбез һәм аны “5”легә язу өчен нинди лайфхаклар кулланып булуын әйтәчәкбез.

Иншаны язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Әгәр 4 декабрь көнне авырып китсәгез (Аллаһ сакласын!) яки аны тапшыра алмасагыз (әстәгафриулла!) аны тагын 5 февраль яки 6 май көннәрендә язып булачак.

Иншаны “5”легә язу өчен лайфхаклар:

1. Текст темага туры килергә һәм ким дигәндә 250 сүздән торырга тиеш. Әгәр анда 249 сүз генә икән, димәк, сезнең эшегез тикшерелмәячәк. Шуңа күрә язганнан соң һәрчак иншагыздагы сүзләр санын санагыз. Сүз саны тулмаса, кая нәрсә өстәп булуын карагыз. Тик артык “су” җибәрмәгез. Россиядә яңгырлар болай да җитәрлек яваJ

2. Текст оригиналь булырга тиеш. Бу - әзер клишеларны кулланырга яки кемдер тарафыннан язылган иншаны ятлап килергә кирәкми, дигән сүз. Болай сез үз эшегезнең сыйфатын төшерәсез. Инша оригиналь булмаса, аны тикшереп тә тормаска мөмкиннәр.

3. Әдәби аргумент. Әлеге иншаны язганда үз фикереңне җиткеүдән тыш, әле әдәби әсәрдән аргумент та китерергә кирәк. Аргумент итеп билгеләнгән темага туры килгән, үзегез укыган теләсә кайсы әдәби әсәрне ала аласыз. Авторын һәм әсәрнең исемен язарга онытмагыз. Шуны да истә тоту кирәк: максат эчәлек язу түгел. Максат  - инша темасына туры килгән теманың әдәби әсәрләрдә чагылышын күрсәтү.

4. Текст эзлекле булырга тиеш. “Зачет” алу өчен инша язу, аргументлар китерү генә аз. Иншаның эзлекле булуы да кирәк. Моның өчен иншаның кереш, төп элеше һәм йомгаклау өлешләре булырга тиеш. Кереш өлеш белән йомгаклау өлеше иншаның 30%ын, калган өлешен төп өлеш алып торса, яхшы.

5. Грамоталык. Язганнан соң текстны карап, тикшереп чыгарга кирәклеге турында әйтеп торасы юктыр. Имтиханда сезнең орфографик сүзлек булачак, тик һәр сүз саен аны ачып, эзләп утыру – вакытны юкка әрәм итү. Шул ук вакытта инша хисап (доклад)ка да YouTube өчен язылган текстка да охшамаска тиеш. Ул әдәби телдә язылган, сезнең фикерне чагылдырган, аргументлар белән ныгытылган булса, димәк,  “5”ле кесәдә!

Уңышлар, сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев