Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОМГАКЛАУ ИНШАСЫ – 2020: ЯХШЫ ЯЗУ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

2 декабрь көнне Россиянең 11 сыйныф укучылары рус теленнән йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) язачак. Аны яхшы билгегә тапшыру өчен нишләргә? Нәрсәләрне истә тотарга? Ничек әзерләнергә?

Белүебезчә, БДИга керү өчен хәзер 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яза. Иншаны язганда ничек югалып калмаска? Мәктәп укучыларының сорауларына инша темаларын туплаучы, филология фәннәре докторы Алексей Федоров җавап бирә.

ТЕМАЛАР

Инша темаларының кайберләре инде билгеле. Алар - "Забвению не подлежит", "Я и другие", "Между прошлым и будущим: портрет моего поколения", "Время перемен", "Разговор с собой". Болар – гомуми юнәлешләр, ә конкрет темаларны укучылар инша язарга 15 минут кала беләчәк.

  • Укучы ни дәрәҗәдә яхшы фикерли? Фәлсәфи сорауларга ничек җавап бирә? Үз фикерен ничек җиткерә һәм аңа аргумент китерә? Инша ярдәмендә боларның барысын да бәяләячәкбез, ди Алексей Федоров, бирелгән тема буенча үз фикерләреңне язып чыгудан тыш, әдәби чыганакка таянып, аларны расларга да кирәк. Бу әсәр дә, көндәлек, мемуар, публицистика да була ала. 90% очракта укучылар мәктәп программасында үтелгән әсәрләргә мөрәҗәгать итә.

МӨҺИМ

Инша темага туры килергә тиеш. Алайса укучылар конкрет темадан читләшеп, аны гомуми планда ача. Бу очракта зачет алмау ихтималы зур. Аргументлар китергәндә дә игътибарлы булу сорала.

  • Үз фикереңне язасы урынга текстның кыскача эчтәлеген язарга кирәкми, - ди Алексей Федоров, кайчак укучылар әсәрнең эчтәлеген онытып, аны бөтенләй үзгәртеп яза башлый, бу очракта да билге түбән булачак.

ТАЛӘПЛӘР

Иншаның күләме ким дигәндә 250 сүздән торырга тиеш. Яхшы билге алу өчен 350 сүздән торган инша язарга киңәш ителә. Башта аны караламага язып, бер кат укып һәм сүзләрне санап чыгу, аннан гына бланкка күчереп язу яхшы. Вакытка игътибар итәргә онытмагыз: барысына да 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Эксперт сүзләренчә, эшне шпаргалка, ятланган текст һәм схемаларсыз язу кирәк:

  • Сезгә берәр кеше фикере ошаса, аны иншада кулланырга мөмкин, тик чыганакны күрсәтергә онытмагыз. Канатлы сүзләр, төрле цитаталар китерү дә хуплана, әмма хата җибәрмәскә тырышыгыз. Кемнең дә булса сүзләрен язганда игътибар итегез: ул сезнең иншаның яртысыннан артып китәргә тиеш түгел.

ХАТАЛАР

- Билгегә фактик хаталар да йогынты ясый ала. Зачет алмау өчен аларның күләме бик күп булырга тиеш, - ди белгеч, - ә менә грамоталылык бик зур рольне уйный. 100 сүзгә 5 хата гына ясау рөхсәт ителә. Монда орфографик хаталар да, пунктуацион һәм грамматик хаталар да керә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев