«ЙОЛДЫЗ» ҺӨНӘР ТҮГЕЛ: АРТИСТЛАР КЕМЛЕККӘ УКЫГАН?

Син телеэкраннардан күреп, радиодан ишетеп, социаль челтәрләрдән күзәтеп торган йолдызларның да студент чаклары булган. Ә иң кызыгы: алар арасында артист һөнәрен үзләштермәгәннәре дә җитәрлек. Димәк, бергәләп башка һөнәр буенча укыган йолдызларны барлыйбыз.

Җырчы Лилия Хәйруллина һөнәре буенча югары белемле икътисадчы. Мәктәпне бетергәч, аның алдында берничә юнәлешне сайлау мөмкинлеге булган: сәнгать, икътисад, чит тел. Сәнгать һәм чит телне башка юнәлешкә кушып та алып барып булганга, Лилия икътисадны сайлаган. Студент елларында Америкада яшәп алган, шунда инглиз телен камилләштергән. Диплом алгач исә икътисадчы булып эшләгән. Хәзер Лилия − сәхнәдә. «Һөнәрем буенча эшләсәм, зур уңышларга ирешкән булыр идем дип уйламыйм. Икътисад миңа туры килми. Үземне сәнгать дөньясында яхшырак хис итәм. Әмма икътисадчыга укыганыма бер дә үкенмим. Замана акча белән дөрес эшли белүне таләп итә», − ди җырчы. Лилия сәнгать буенча да белем алырга булган. Хәзерге көндә ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында читтән торып укый. Аның фикеренчә, үзеңне тапканчы үзеңне эзләүдән туктамаска кирәк. Ә белем нинди генә булмасын, берәүгә дә беркайчан да комачауламый.

Азат Абитовны күпләребез Рәшит Ваһапов фестивале йолдызы, җырчы буларак белә. Ә бит ул югары белемле икътисадчы да икән әле. Җитмәсә, аздан гына социаль хезмәткәр дә булмый калган. Мәдәният хезмәткәрләре гаиләсендә туып үскән егет һәрвакыт сәнгатькә тартылган. Мәктәп елларында күп бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар алган. Р.Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестивале исә аның тормышын бөтенләй үзгәрткән. Тик әлеге бәйгегә Азат җиңел генә эләкмәгән. Фестивальдә урын алуга ирешкәнче ул өч ел рәттән фестивальнең сайлап алу турына гариза тапшырган. Һәм максатчан булу үзенең уңышын күрсәткән. Хәзерге көндә Азат үз һөнәре буенча укый. Ул − Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты.

Эльмира Сөләйманова, популяр җырчыга әйләнгәнче, 10 ел кибеттә сатучы булып эшләгән. Аның бу өлкә буенча дипломы да бар. Эльмира кечкенәдән җырларга яраткан. Кайчандыр танылган җырчы булырмын дип уйлап та карамаган ул. Әмма хыяллар чынга аша бит. «Йолдызлар фабрикасы»  кастингында катнашып, Эльмира җиңүгә ирешкән һәм шуннан соң эстрадага тәүге адымнарын ясый башлаган. Хәзерге көндә Эльмираны иң популяр җырчыларның берсе дип әйтергә була. Кибетче булып эшләгән елларына җырчы рәхмәтле генә, чөнки ире белән ул нәкъ менә кибеттә эшләгәндә танышкан. Үз хыялларыңа тугры калырга һәм беркайчанда «булмас» димәскә кирәк!

Илназ Гарипов белеме буенча музыка укытучысы һәм юрист. «Җырчы булмасам, миннән яхшы юрист чыгар иде», − ди ул. Элегрәк Илназ җырчы һөнәренә җитди карамаган. Юрист дипломын алгач, һөнәре буенча эшләп тә алган. Җырчы киләчәктә укытучы яки юристлыкка кире кайтырга мөмкин булуын да белдерде. Әлеге һөнәрләрне җыр белән бергә дә алып барып була бит. «Минемчә, укыган һөнәрең буенча гына эшләү хәзерге заманда мөмкин түгел. Кеше күп нәрсә белергә, күпкырлы булырга тиеш. Шуңа күрә эзләнүдән һәм тормышыгызда үзгәрешләрдән курыкмагыз», − ди Илназ.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2461
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2300
    0
    12
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1950
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019