Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЫСЫЗЛЫК: НИЛӘР АШАРГА ЯРАМЫЙ?

Йоклар вакыт җиттеме, гел берәр нәрсә кабып куясы килә. Тик синең нәрсә кабып куюың төнге йокыңның сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый соң?

Йокысызлык – сәламәтлек өчен дә, психика өчен дә зур сынау. Йокының сыйфатына күп факторлар тәэсир итә. Бу генетик авырулар да, стресс та булырга мөмкин. Боларга өстәп нәрсә ашавыбыз да зур йогынты ясый.

Әгәр йокы белән бик үк дус булмасагыз, нәрсә ашавыгызга игътибар итегез. Бүген без кайсы продуктларның йокларга комачаулавын, ә кайсыларының, киресенчә, ярдәм итүләрен ачыклыйбыз.

Йокыны яхшырта торган продуктлар

Банан

Әлеге продукт калий һәм магнийга бай. Алар табигый миорелаксантлар кебек тәэсир итә, йоклар алдыннан тынычланырга ярдәм итә. Моннан тыш, бананнарда триптофан аминокислотасы бар, ул серотонин – тынычланырга ярдәм итә торган гормон синтезында катнаша.

Серотонин фермент тәэсирендә мелатонин, ягъни “йокы гормонына” әверелә. Бер тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ике банан ашаганнан соң кандагы мелатонин күләме 4 тапкыр арта икән. Триптофан баш миенә кадәр барып җитсен өчен якынча 1 сәгать тирәсе вакыт кирәк. Шуңа күрә бананны йоклар алдыннан 1-1,5 сәгать кала ашарга кирәк.

Миндаль

Бу тәмле чикләвек аксым белән беррәттән магнийга да бай. Ә магний тынычланырга һәм йокыга китәргә булыша. Шулай ук миндаль – мелатонин чыганагы. Тагын ул кортизол – стрессы гормонының күләмен киметергә дә ярдәм итә. Димәк, йоклар алдыннан бер уч миндаль ашап кую файдага гына булачак.

Чия

Чия – мелатонин чыганагы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йоклар алдыннан чия согы эчкән кешеләр эчмәгәннәргә караганда 1,5 сәгатькә күбрәк йоклаган. Әле тагын аларның йокылары яхшырак булган һәм алар ял итеп уянганнар. Шулай булгач, мендәргә башны куяр алдыннан бер уч чия ашагыз яки натураль чия согы эчегез.

Ромашка чәе

Ромашка чәендә апигенин бар. Ул йокысызлык белән яхшы көрәшә. Бер ай дәвамында көненә ике тапкыр ромашка чәе эчкән кешеләр башкаларга караганда 15 минутка иртәрәк йоклап киткән һәм төнлә сирәгрәк уянган. Шулай ук ромашка чәе эчкән кешеләр депрессиягә азрак бирешүчән була икән.

Киви

Кивида да серотонин күп, белүебезчә, ул тынычландыра һәм тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә. Мондый тикшеренү уздырганнар: йокларга бер сәгать кала катнашучыларга ике киви ашарга кушканнар. Бер айдан соң шул күзәтелә: йоклап китәр өчен кирәк булган вакытның күләме 35%ка кимегән. Моннан тыш, кивидагы серотонин углеводлар ашыйсы килү теләген киметә.  

Солы боткасы

Гадәттә, солы боткасы иртәнге аш белән ассоциацияләшә. Ул әле йоклап китәргә дә бик яхшы ярдәм итә икән. Беренчедән, солыда мелатонин күп. Икенчедән, анда селен бар. Организмга селен җитеп бетмәгәндә йокы кача. Боларга өстәп солыда кальций, магний, фосфор, кремний, калий күп. Алар да йокының яхшы булуында мөһим роль уйный.

Тик шуны истә тотарга кирәк: солы боткасы шикәрсез ашаганда гына файдалы. Шикәр белән ашаган очракта ул, киресенчә, йокыны качырачак.

Йокыны качыра торган продуктлар

Кофеин

Кофеинның йокыны җиңүен һәркем белә. Моннан тыш ул әле йоклап китәргә комачаулый һәм йокы вакытын кыскарта. Эчкәннән соң 6 сәгать вакыт узгач та организмга начар тәэсир итүен дәвам итә. Сүз уңаеннан, кофеинны каһвәдә генә бар дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул шоколад, энергетиклар, чәйләрдә  дә бар.  Шуңа күрә йоклар алдыннан үлән чәйләренә өстенлек бирегез.

Майлы ризык

Экспериментлар шуны күрсәтә: майлы ризык яратучылар җиңелчә тукланучыларга караганда начаррак йоклый. Майлы ризык сару кайнауга һәм башка ашказаны авыруларына китерергә мөмкин. Әгәр мондый ризыклардан баш тарта алмасагыз, аларны йоклар алдыннан 3 сәгатьтән дә соңрак ашамагыз.

Чыгарылмалар да бар: лосось, форель, скумбрия кебек майлы балыклар йокларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев