Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЫЛЫ ХАЛӘТТӘН НИЧЕК АРЫНЫРГА?

Авыз ачыла...Йокы килә... Бер нәрсә дә эшләмичә, юрган белән мендәр кочагында гына ятасы киләме? Хәзер хәл итәбез моны! Йокылы халәттән арынырга ярдәм итә торган 5 лайфхак тәкъдим итәбез.

1. 15 минут спорт. Йокылы халәттән котылуның шәп чарасы. Тикшеренүләр шуны раслаган: 15 минут кына вакытны спортка бүлеп бирү дә организмда дофамин белән норадреналин күләмен арттырыга ярдәм итә. Алар, үз чиратында,  баш миен активлаштыра, энергияне арттыра.

2. Катлаулы углеводлар.  Пицца, конфет, кабартмалар кәефне күтәрүен күтәрә, әмма әле алар йокылы халәт тә барлыкка китерә. Шуңа күрә брокколи, шпинат, ясмык (чечевица) кебек катлаулы углеводларга игътибар итегез.

3. D витамины. Әлеге витамин безнең организмда бик мөһим роль уйный. Аның төп чыганагы булып кояш нурлары тора. Безнең илдә кояш бик сирәк елмаю сәбәпле, әлеге витаминны безгә эчү мөһим. Әмма башта анализлар тапшырып, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

4. Яктылык терапиясе. Яктылык та йокылы халәттән арынырга булыша. Тагын бер лампа кую, лампочкаларны яктыракка алыштыру яхшы булыр.

5. Ароматерапия. Тәмле исләр серотонин күләмен арттыра. Ә ул гормон безнең кәефне күтәрә, бәхетле итә.Тәмле исле шәмнәр, чәчәкләр, эфир майлары йокылы халәттән арыну өчен менә дигән чара булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев