Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЫ ПРОДУКТИВЛЫККА НИЧЕК ТӘЭСИР ИТӘ?

Әлеге сорауга без медицина күзлегеннән чыгып җавап бирергә тырышачакбыз.

Продуктивлыгыгызны арттыру өчен сез эшли алган иң яхшы нәрсә – ул йокларга яту. Йоклаганда безнең баш миенең нишләгәнен ачыклау өчен, галимнәр йөзләгән тикшеренүләр уздырган. Нәтиҗәләр мондый:

1. Безнең баш мие үз эшчәнлеген йоклаганда да туктатмый, әмма бу процесс башкачарак бара. Йокы вакытында баш мие күзәнәкләре көн дәвамында алынган мәгълүматны тәртипкә салу, эшкәртү белән “мәшгуль”. Кирәк дип табылганы кала, кирәкмәгәне юкка чыгарыла.

2. Озак вакыт дәвамында юньләп йокламау яки йоклый алмау баш миенең мәгълүматны эшкәртеп җитешмәвенә, яңаларына урын булмауга китерә. Нәтиҗәдә, хәтер начарлана, игътибарсызлык арта.

3. Мәгълүматны аралау белән беррәттән, без йоклаганда баш мие аны анализлау һәм мәсьәләләрдән чыгу юллары эзләү белән дә шөгыльләнә.

4. Нәкъ менә төнлә нерв системасы “перезагрузка” ясый һәм икенче көнгә әзерләнә.
Йокының тирән фазасында гормоннар җитештерелә, ә алар аксымнар регенерациясе һәм синтезы өчен җавап бирә.

5. Шулай ук йокы вакытында без токсиннардан арынабыз һәм мускулларга, ашказанына ял итәргә ирек бирәбез.

6. Сыйфатлы йокы 5 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш, иң яхшысы – 6-8 сәгать йоклау. Ә балаларга 10 сәгатькә якын йоклау файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев