ЙОКЫ НЫК БУЛСЫН ӨЧЕН 7 ГАДИ КИҢӘШ

Йокы начар булса, кулдан эш килми, кәеф булмый, сәламәтлектән тә начарайганнан начарая... Шуларны истә тотып, бүген без сезнең өчен 7 киңәш тәкъдим итәбез. Тизрәк йоклап китү һәм йокы нык булсын өчен аларны мыекларыгызга чорнап куегыз. Юк! Бүген сарык санамыйбыз!

1. Рационыгызда мөмкин кадәр күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә булсын. Алар поливитаминнарга бай. Шуңа бәйле рәвештә кандагы шикәр күләме артмый. Ә менә йокы яхшыра

2. Ничәдә уянуыгызны билгеләгез. Уяныр алдыннан 12 сәгать кала ашарга ярамый. Ашаган очракта организм моны башка туклану вакыты белән бутый. Һәм яңа режимга ияләшә башлый. Йокларга ятар алдыннан эчәсегез килсә, иң яхшысы үлән чәе булыр.

3. Йога, медитация белән шөгыльләнегез. Дога кылу, намаз уку да тынычланырга, стресстан арынырга һәм тынычлап йокларга ярдәм итә.

4. Тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга кирәклеге турында әйтеп тә торасы юктыр.

5. Караңгы бүлмәдә йоклагыз. Утны сүндерегез, пәрдәләрне ябыгыз. Болай эшләгәндә йокы дулкынына көйләнү җайлырак булыр. Ә инде тиз уяну өчен моның нәкъ киресен эшләргә кирәк: пәрдәләрне ачарга, утны кабызырга. Биологик сәгатләребезгә ярдәм итик.

6. Ароматерапия кулланыгыз, төрле тәмле, файдалы майлар иснәгез. Табиб киңәше буенча стрессны киметә, йокыны яхшырта торган чаралар кулланырга мөмкин. Сүз йокы даруы турында бармый.

7. Һәм тагын бер яхшы киңәш: йоклар алдыннан көн дәвамында булган яхшы, рәхәт мизгелләрне барлагыз. Уңышларыгызны санагыз. Ничек тиз йоклап киткәнегезне сизми дә калырсыз.

Тәмле төшләр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1362
    0
    11
  • 19 июнь 2020 - 16:49
    КЕШЕ КҮҢЕЛЕ – КАРА УРМАН (ХИКӘЯ) Рәгинә иртән эшкә барганда да, кичтән кайтканда да ике тукталыш арасын, гадәттә җәяүләп үтә. Кышын буранга, язын челләгә, язлы-көзле коеп яуган яңгырларга карамый, җәяүләп атлый. Бүген дә шулай итмәкче иде. Төнлә явып үткән яңгырдан соң сафланып, төсләре ачыкланып калган иртәнге кала урамнарына хозурланып баруга ни җитә!
    1170
    1
    6
  • 26 июнь 2020 - 10:30
    ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы.
    755
    0
    10

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019