Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЛЫЙ АЛМАСАҢ, МУЗЫКА ТЫҢЛА!

Музыка һәм кеше... Бу ике төшенчә һәрвакыт янәшә атлый. Музыканы – кешесез, кешене музыкасыз күз алдына китереп булмый. Әлбәттә, аның да төрлесе була: берсе тынычландырса, икенчесен тыңлагач, күңелдә авыр тойгы калырга мөмкин.

 

Музыка  һәм медицина

Галимнәр медицина белән музыка тыгыз бәйләнештә булуын яшерми.   Музыка ярдәмендә савыктыру хакында да барыбыз белә. Бу алым орнитотерапия дип атала.

Эчке органнар эшчәнлегендә музыка зур роль уйный. Үзеңә ошаган музыка тыңлау, кандагы лимфоцитларның күләмен арттыра, һәм организмга чирләрне җиңү җиңелрәк бирелә.

 Музыка психологиядә

Психологлар фикеренчә, минутына 60 тибешле ритмга ия музыка,  медитация ролен үтәп, кешенең баш мие эшчәнлеген әкренәйтеп, ял иттерергә сәләтле. Нәтиҗәдә, хәтер яхшыра, эшкә теләк һәм үз-үзеңә ышаныч арта. Йоклый алмаган кичләрдә Сибелиусның «Күнелсез вальс»ы могҗиза тудыра ала, димәк!

 Музыка ничә төрле була?

Бу сорауга җавап табу җиңел түгел. Музыканың төрләре бик күп. Камера музыкасы (берничә музыка уен коралы яки берничә тавыш башкара торган музыка әсәрләре) үзе генә дә берничә төргә бүленә: халык җырлары, романс, баллада, реквием, вокализ, серенада һәм кант.

Вокал музыкасы оратория, опера һәм камера музыкасын күздә тота.

Рокка килгәндә, ул бүгенге көндә дә бик популяр.   

Поп та үз чиратында берничә жанрны үз эченә ала – хаус, транс, диско.

Рэпта вокал бөтенләй дә юк. Аны жырламыйлар, ә укыйлар. Әмма ул джаз белән кушылган очракта, джаз-рэп барлыкка килә. Шулай ук рэпкор, альтернатив рэп бар.

Инструменталь музыка соната, симфония, вариацияләр, бию җырларын үз эченә ала.

Классик музыка һәрберебезнең күңеленә якын. Бу – увертюра, соната, этюд, скерцо, опера, симфония һәм оратория.

Музыканың төрләре моның белән генә чикләнми. Алар күп һәм төрле.

 

Ә яшьтәшләрем нинди музыкага өстенлек бирә икән? Үзләреннән сораштым. 

Данис Хисмәтуллин, Казан театр училищесы студенты, 17 яшь: 

Минем өчен музыка – җанны ял иттерүче сәнгать төре. Күбесенчә татарча җырларын тыңлыйм, әмма эстраданыкын түгел. Халык җырларын үз итәм. Музыка кешенең халәтенә тәэсир итә дип саныйм. Тик аның йогынтысы уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Үзем музыканы һәрдаим тыңлыйм, ләкин кәефкә карап, җыры да, җырчысы да үзгәрә.

Айлия Хаҗиева, Саба районы Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы, 14 яшь:

– Музыка минем өчен – илhам чыганагы. Җырлар мине уйландыра hәм   иҗат итәргә этәрә. Инглиз телендәге җырлар һәм русча рэп ошый миңа. Аларны тиз отып аласың. Музыка, чыннан да, кешегә йогынты ясый. Кәефем булмаса, моңсу җырлар тыңларга яратам. Андый чакта наушниклар киеп, кичен урамда йөреп кайтам. Кайткач, көчем артуын тоям.  

Ильвина Шәйхуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев