Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЛАР АЛДЫННАН ЭШЛӘРГӘ КИРӘКЛЕ 8 ӘЙБЕР

Әлеге язмада син продуктивлыкны арттыра торган 8 кичке ритуалга тап булачаксың.

1. Җәяү йөреп керү.

Йоклар алдыннан бераз булса да саф һавада йөреп керү уйларны тәртипкә китерергә, тынычланырга, яңа планнар корырга ярдәм итә.

2. Көнне анализлау.

“Бүген мин нинди яхшы эшләр башкардым?” дип үткән көнеңә анализ ясау бик мөһим. Бу нинди максатларга инде ирешүеңне, ә ниндиләренә ирешү өчен әле тырышырга кирәк икәнлеген аңларга ярдәм итә.

3. Китап уку.

Уку илһамландыра, яңа идеяләр тудыра. Төннәрен йокысызлыктан интегүчеләр китап укыгач тынычлап йоклап китә.

4. Медитация.

Уңайлы позаны ал да, фикерләреңне үз агышына җибәр. Бер генә әйбер турында уйламаска тырыш. Кичке медитация баш миен тәртипкә китерергә һәм иртән яңа көчләр белән уянырга ярдәм итә.

5. Комендант сәгате.

Караңгыда мелатонин күләме арта, бу безгә тиешенчә ял итәргә ярдәм итә. Кояш чыккач, канда кортизол арта. Монысы инде организм яңа көнгә әзер, уяу дигән сүз. Табигать тарафыннан әнә шулай уйланылган. Әмма XXI гасырда кешеләр йоклар алдыннан экраннарга карап ята. Шуңа күрә “комендант сәгате”н кертергә һәм йоклар алдыннан телефоннарны читкә алып куярга кирәк.

6. Көндәлек.

Психологлар фикеренчә, уйларыбызны кәгазьгә төшерсәк, безнең тормыш җиңеләя, проблемалар тизрәк хәл ителә.

7. Планлаштыру.

Кичтән иртәгәге көнне планлаштыру вакытны экномияли, мобильләштерә.

8. Рәхмәт әйтү

Монысын яткач та эшләп була. Алай яхшырак та. Әлеге көн өчен син кемнәргә һәм нәрсә өчен рәхмәтле? Шуларны барлап чык һәм аларның барысына да рәхмәт әйт. Рәхмәтле булу мөнәсәбәтләрне ныгыта, кәефне күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев