Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЛАП ЯТКАН ТАЛАНТНЫ НИЧЕК УЯТЫРГА?

Сәләтсез кеше булмый, диләр. Ә ул сәләтне ничек табарга һәм ничек уятырга соң? Безнең киңәшләрне үтәп карагыз әле. Алар ярдәм итәргә тиеш.

1. Үзеңнең мөмкинлекләреңне барла. Нәрсәне син бик яхшы башкарасың? Иң яратып эшли торган эшең нәрсә? Кайбер кешеләр үзләренең талантларын озак вакыт дәвамында да күрми һәм сизми йөрергә мөмкин.

2. Туганнарың, танышларың, дусларыңнан болай дип сорап кара әле: “Мин нәрсәне башкаларга караганда яхшырак башкара алам?”. Чөнки кайчак кешенең үзенә караганда башкалар аны яхшырак белә.

3. “Хәзерге заманда шуны эшләү отышлы һәм перспективалы”, - дип сөйләүчеләрне урап уз. Яратмаган эштә миллионнар эшләсәң дә син үзеңне бәхетле хис итмәскә мөмкинсең.

4. Моңарчы бер дә эшләп карамаган, әмма эшләп карыйсы килгән берәр эшкә алынып кара. Шушы күңел тарткан эшкә алынгач, бер ай дәвамында аны ташламаска тырыш.

5. Яратмаган эш, шөгыльләрдән баш тартырга өйрән.

6. Кызыксынуларың, уй-фикерләреңне язып бар. Интернет-блог башап җибәрергә дә була.

7. Сине бик нык кызыксындырган әйбер булса, фикердәшләр эзлә. Алар авыр чакларда сиңа терәк булачак. Шулай ук белемнәре, тәҗрибәләре белән дә уртаклашачаклар.

Талантыңны ачыклау бер әйбер, ә аны үстерү бөтенләй башка нәрсә. Һәр кеше сәләтле, әмма ул сәләтне вакытында татлы йокысыннан “уятырга кирәк”. Чөнки вакыт узган саен, “уятуы” да катлауна гына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев