Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОГА БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕР ӨЧЕН 10 СӘБӘП ҺӘМ КАЗАННЫҢ ЙОГА МӘКТӘПЛӘРЕ

Йоганың популярлыгы елдан-ел арта һәм бу юкка гына түгел.  Әлеге серле практика күпләр өчен илһам чыганагы, тынычлык бирүче һәм сәламәтлекне көйләүче булып тора. Ә син йогага ничек карыйсың?  

Язмада йога белән шөгыльләнер өчен 10 сәбәп һәм Казанның берничә йога мәктәбен китердек. Безнең киңәшләргә колак салырсың дип ышанабыз.

Сын-гәүдәне дөресли

Күпләребез көннәр буе укуда, эштә янтаеп, бөкерәеп утырырга мәҗбүр. Шунлыктан умыртка баганасы негатив үзгәрешләр кичерә: арка мускуллары хәлсезләнә, җилкәләр төшә, баш авырта, җәяү йөрү авырлык китерә башлый... Йога исә гәүдәне төз, дөрес тотарга һәм арка мускулларын, күкрәк читлеген ныгытырга ярдәм итә.

Сулышны контрольдә тота

Сулышны контрольдә тоту энергия бирә, артык борчу һәм стресстан арындыра. Йога буенча даими практика хәтта астма авырулы кешеләрнең үпкәләрен чистартырга һәм сулышын яхшыртырга сәләтле икәнлеге ачыкланган. Чын-чынлап могҗизалы шөгыль бу!

Сөякләрне ныгыта

Йогада сөякләрне ныгытучы позалар шактый. Монда иң мөһиме – сөякләргә күп йөкләнеш бирүче, үз авырлыгыңны күтәртүче тренировкалар. Алар кулларны, аякларны ныгытачак.

Кан басымын төшерә

Бүгенге тормышта югары кан басымы хәтта бик яшь кешеләрдә дә күзәтелә. Монда йогадагы берничә техника ярдәмгә килә ала: «күпер позасы», «шавасана», «кулларда басып тору»… Күнегүләр  тәннең барлык өлешләрендә дә кан агуын җайга сала.

Концентрацияне үстерә

Йога белән шөгыльләнгәндә үз-үзең белән калырга өйрәнү мөһим. Йога ярдәмендә синең концентрацияң яхшырачак. Медитацияләр хисабына, беренче чиратта хәтер, реакция тизлеге һәм хәрәкәтләрне координацияләү проблемалары хәл ителәчәк.

Йокыны яхшырта

Йокысызлыктан интеккәнең бармы? Бу шөгыльнең файдалы сыйфатларына өстәп, тагын шуны әйтеп була: йога йокыны көйгә сала, тыныч һәм сәламәт йокы бүләк итә.

Сыгылучанлыкны арттыра

Йоганың тагын бер плюсы – каткан сөякләрне язып җибәрү. Мускулларыңның нәрсәгә сәләтле икәнен күреп, син үзең дә гаҗәпләнәчәксең. Сузылу, тартылу башта тәнеңә авыр бирелсә дә, соңрак аннан рәхәтлек алачагыңның дәрәҗәсе 100%ка тиң.

Менталь сәламәтлекне көйли

Менталь сәламәтлегеңне көйләү бик мөһим. Хәзерге дөньяда без, кешеләр, һәр көнебезне диярлек стресс кочагында үткәрәбез. Нәкъ менә йога стресстан чыгарга булыша ала. Шулай ук бу шифалы шөгыль кирәкмәгән уйлардан арындырырга сәләтле. Йога адекват рәвештә үзеңне бәяләргә, үз-үзеңне яратырга һәм кабул итәргә дә өйрәтә.

Киеренкелекне киметә

Менталь сәламәтлек темасының дәвамы – киеренкелектән арыну. Без бит, үзебез дә сизмичә, эшкә, укуга, хәтта дуслар белән күрешергә дә киеренкелек халәтендә йөрибез. Ә бу организмның талчыгуына китерергә мөмкин. Йога белән шөгыльләнү сизелерлек дәрәҗәдә бу халәттән коткара.

Яңа кешеләр белән таныштыра

Йогага йөри башлагач, яңа танышлар табасың. Хәтта индивидуаль дәресләргә генә йөрсәң дә, син супер позитив кешеләрне очратачаксың. Алар сиңа дөньяга башкачарак карарга ярдәм итәчәк.

Казандагы берничә йога студиясе һәм йога мәктәпләре исемлеге:

Yoga Heart (Чистопольская урамы, 79 йорт)

ОУМ - Казань (Заслонов урамы, 17 йорт, 5 офис)

Shanti (Чернышевский урамы, 28 йорт)

«Сурья» йога мәктәбе (Горький урамы, 10 А йорт)

«Йога Мира» мәктәбе (Бауман урамы, 70 йорт)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев