Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙНЕҢ ЯМЕ - СӘЛӘТ БЕЛӘН!

1нче июльдән Татарстанда балаларны сәламәтләндерү кампаниясе башланып китте. Сәләттә дә хәзер җәйнең иң кызу чоры. Быел 22 смена булачак. Аларның кайберләре үз эшен 1нче июльдә үк башлады, ә кайберләренә бүген дә гариза җибәрергә мөмкин. Сәләтле Җәй үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов белән аланнар, аларга әзерләнү барышы, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше, кабул итү кампаниясе турында сөйләштек.

– Игорь, Сәләтле Җәй кампаниясендә барысы да план буенча бара, дип әйтергә буламы?

– Әйе, барысы да без планлаштырганча бара. Быел 22 алан сәләтле балаларны кабул итәчәк. Кайбер сменалар инде башланды, ә кайберләренә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүген 7 алан үз эшчәнлеген алып бара: «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Батыр», «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Байлар Сабасы», «Сәләт-Яр Чаллы». Алар барысы да SELET BILER FORUM-да катнаша. Җиде аланда барлыгы 700-ләп бала ял итә. Алар барысы да гадәттәгечә портфолиолар нигезендә сайлап алынды.

– Быел җәйге сменаларга гаризалар юллау кампаниясенең башы пандемия башланган чорга туры килде. Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

– Иң зур кыенлык – әти-әниләрнең куркуы. Дөньяда ниндидер билгесезлек хөкем сөрә бит, шунлыктан ата-аналар балаларын лагерьга җибәрергә куркалар, күп кеше җыелгач нәрсә булыр, дип уйлыйлар. Әлбәттә, мин аларның болай борчылуын бик яхшы аңлыйм. Ләкин икенче яктан, Сәләтнең җәйге аланнары координаторы буларак, әти-әниләрне тынычландырасым килә: куркырга урын юк. Сменаларда, форумнарда эшләүче һәр әйдаман, һәр башҗитәк, һәр хезмәткәр медосмотр узды, коронавируска тест тапшырды. Бөтенесенең дә бар да тәртиптә. Барлык куркынычсызлык таләпләре дә үтәлә.

Тиздән «Биләр каласы» сменасы үз эшен төгәлли. Быел алар планны арттырып үтәделәр: план буенча 80 бала кабул итәргә тиешләр иде, нәтиҗәдә 84 бала җыелды. Балалар да, хезмәткәрләр дә барысы да исән-сау, сәламәт, бер кешене дә кайтарып җибәрергә туры килмәде. Бөтенесе дә рәхәтләнеп ял итәләр, белем алалар. Смена уза торган «Фәнсар» базасында бассейн бар – көн саен су керәләр. Һава торышы да әйбәт торды.

Бу аланнар бетүгә яңалары башланачак, Сәләтле Җәй август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

– Әйдә, яхшы яңалыкларны әйтеп китик!

– Әйе шул, яхшы яңалыклар да җитәрлек бит. Мәсәлән, яңартылган «Йолдызлы» базасы балаларны кабул итә башлый. 16-нчы июль көнне базага форумнан «Сәләт-Раушан» кайта. Алар өр-яңа «Йолдызлы»га кайтып керәчәк дигән сүз. Аннан соң әлеге базада тагын өч смена узачак: «Сәләт-Гайрәт», «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Олимп». Һәм әлеге аланнарга әле гариза тапшырып була! «Гайрәт» – 20нче июль – 4нче август, «Шәхес» – 6-23нче август, «Олимп» 25-31нче августта узачак. Балам җәй ахырында 7-14 көн булса да ял итеп калсын иде, дигән әти-әниләр бар. Тынычлап гариза җибәрергә була. Гаризаларны portfolio-selet.ru сайтында кабул итәбез.

«Йолдызлы» гына түгел, безнең Биләрдә «Фәнсар» базасы да бар бит әле. Анда планлаштырылган сменаларның берсе генә булды әле – «Биләр каласы». Тагын «Сәләт-Санак» (16-29нчы июль), «Сәләт-Осталар бистәсе» (23-29нчы август), «Сәләт-АкБүре» (31нче июль – 13нче август), «Сәләт-Имәнкәй» (15-21нче август) сменалары шушы базада узачак. «Сәләт-АкБүре»гә урыннар калмады инде. «Имәнкәй»дә дә Алексеевск районы балалары өчен генә урыннар калып бара. Ә менә «Санак» һәм «Осталар бистәсе»нә әле гаризалар тапшырырга мөмкин. «Санак» – IT юнәлеше белән кызыксынучы балалар өчен. Ә «Осталар бистәсендә» төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәтәләр. Әлеге смена 80 баланы кабул итәргә әзер.

Тагын безнең «Сәләт-Тел» сменасы бар. Исеменнән аңлашылганча, анда телләр өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Әлеге смена быел 8-23-нче августта Чаллыдагы «Бумажник» базасында узачак.

– Сменаларга гаризалар кайчанга кадәр кабул ителә?

– Быел сменаларга балалар җыю җиңел генә бармый, шуңа күрә гаризалар кабул итү кампаниясенең вакытын озайттык. Гаризалар кабул итү кампаниясе смена башланырга 2 көн кала ябыла. Әлбәттә, гаризаны алданрак җибәрсәң әйбәтрәк, чөнки урыннар саны чикле. Гариза калдыру бик җиңел: portfolio-selet.ru сайтында теркәлергә һәм анда соралган бөтен мәгълүматны тутырырга. Кайсыдыр алан буенча сорау туса, турыдан-туры директорларына һәм өлкән әйдаманнарына шалтыратырга мөмкин. Һәрберсенең контактлары selet.biz сайтында АЛАННАР бүлегендә алан турында мәгълүматның ахырында күрсәтелгән.

Һава торышы әйбәт тора, базаларда бөтен куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлә. Димәк, курыкмыйча Сәләт аланына язылырга була. Әти-әниләрнең балалары өчен борчылуы һәрвакыт урынлы, әлбәттә, ләкин куркырга кирәкми. Әйткәнемчә, балаларның ялын күңелле, файдалы һәм иң мөһиме куркынычсыз итеп оештыру өчен бөтен шартлар да үтәлә. Киләсе җәй әле кайчан була, ә быел шундый мөмкинлек тудырылган икән, ял итеп, көч туплап калырга кирәк. Әти-әниләр, балаларыгыз сездән ял итсен, ә сез балаларыгыздан бераз ял итегез (елмая).

Фәнзилә Мостафина

*Фотолар «Сәләт»нең вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев