Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАР НИЧЕК ЭШЛӘЯЧӘК? КАГЫЙДӘЛӘР БИЛГЕЛЕ!

30 июнь көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында «Татарстанда балаларның җәйге ялын оештыру» темасына  багышланган брифинг булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең идарәсе җитәкчесе  Марина Патяшина һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. Биредә күпләрне, бигрәк тә ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җаваплар яңгырады: лагерьләр узачак күпчелек биналарның яңартылуы, онлайн гаризалар бирү кампаниясе эшли башлавы, урыннар саны чикле булуы, мәктәп яны лагерьләре көзен һәм кышын уздырылачагы, барлык куркынчсызлык чаралары да үткәреләчәге, җәйге сменалар барышында, кимендә, ике медицина хезмәкәре эшләячәге һәм башкалар... 

Искәртеп узарга кирәк, быел Татарстан лагерьләрендә ата-аналар көне уздырылмаячак. Бу хакта Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. «Быел коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле рәвештә ата-аналар көне каралмаган. Артык элемтәләр мөмкин түгел. Моңа җитди карарга кирәк! Бу максаттан, туклану продуктларын китерү дә регламентланган булачак», - ди ул. 

Марина Патяшина исә лагерьләрдә көн саен температураны үлчәп торачакларын әйтте. Ул ата-аналар, туганнар, башка чит-ятлар кертелмәячәген ассызыклап узды. Аның сүзләренчә, лагерьләрдә барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Кичке күмәк дискотекалар, эстафеталар да тыелачак. Барлык бәйге-чаралар да бары тик отряд эчендә генә узачак. «Бу балалар арасында дистанцияне күпмедер дәрәҗәдә булса да сакларга ярдәм итәчәк», - ди Марина Патяшина.

Дамир Фәттахов исә балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруның республикада иң мөһим программаларның берсе икәнлеген дә билгеләп узды. «2020 елда Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга республика бюджетыннан 1,6 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла, бу узган ел белән чагыштырганда 5% ка күбрәк», - ди Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев