Логотип Идель
Бу – тема!

ӨЙДӘГЕ ТӘРТИПСЕЗЛЕК СТРЕССКА КИТЕРӘ

Галимнәр әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Моны булдырмау өчен өйне җыештыру да җитәме? Тагын нәрсә эшләргә кирәк?

Тәртипсезлек нәрсәдән башлана?


Тәртипсезлек өйдә артык-портык әйбер җыйналудан туа. Тикшеренүчеләр моның турыдан-туры стресска китерүен билгеләгәннәр. Кеше моны үзе сизмәскә дә мөмкин. Психология профессоры Джозеф Феррари тәртипсезлек барлыкка килүнең сәбәпләрен һәм аның кешегә ничек тәэсир итүен ачыклаган. Торак җирнең юк-бар белән тулуы яшь барган саен кешенең халәтенә ныграк тәэсир итә икән. Шул сәбәпле, кеше тормышыннан канәгать булмый, гел кәефсез йөри.

Стресс белән тәртипсезлек ничек бәйле?


Өйдә тәртип булмау стресс гормоны – кортизолның артуына китерә. Ни өчен болай килеп чыга соң? Җәмгыятьтә өй – ул ял итә һәм хәл җыя торган урын, дигән фикер яши. Чүп астында яши башласаң, берничек тә анда ял итеп булмый шул.

Чүп-чардан ничек котылырга?


Еллар буе тик торып та кулланылмаган әйберләр би күп. Алар шундый кирәктер кебек тоела. Нәрсәне дә булса башкаларга бирергә яки ташларга үзеңне мәҗбүр итү өчен мондый ысул тәкъдим ителә:

1. Котылырга теләгән әйберегезгә кагылмагыз.

Әйе, нәкъ шулай. Ул яткан урынга борылып та карамагыз. Башка берәү аны алып: “Бу сиңа кирәкме?” – дигәнгә кадәр. Аннан: “Юк, кирәкми, ал яки ташлыйбыз”, - дип әйтәсе. Һәм вуаля! Син бер артык “чүптән” котылдың.

2. Өегезгә артык әйбер ташымагыз.

Берәр нәрсә сатып алыр алдыннан башта үзеңнән: “Бу әйбер миңа кирәкме?” – дип сора. Чөнки берәр нәрсәне өйгә алып кайтканнан соң аның белән хушлаашуы инде авыр булачак.

Өегездә дә, уйларыгызда да, күңелегездә дә һәрчак тәртип булсын, дип телибез! ;-)??

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев