Логотип Идель
Бу – тема!

"ӘЙДӘБАС" – КАЗАНДА ТАТАР БИЮЕН ҮСТЕРҮ ОСТАХАНӘСЕ

20-21 майда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак.

«Кариев театрында татар биюе турында түгәрәк өстәл оештырган идек. Шулай ук Алсу Мәгъсүмҗанова безнең мәйданда беренче татар биюе буенча студия башлап җибәрде. Ел дәвамында дәресләр үткәрелде. 1-6 ноябрьдә үзебездә татар биюе остаханәләре уздырдык. Төрле төбәкләрдән коллективлар килде. Остаханәләрнең фәнни һәм практик өлеше булды. Хәзер инде Кариев театры мәйданында остаханәнең фестивале узачак», – дип сөйләде Г.Кариев театр директоры Луиза Шарова матбугат очрашуында. 

Фестивальнең беренче көнендә «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучылары татар биюен тәкъдим итә, аннан соң театр алдында «Кичке уен» – перфоманс булачак. Икенче көнне Казан паркларында чыгышлар көтелә. Фестиваль исә Кариев театрында гала-концерт белән тәмамланачак.

«Минем өчен «ӘйдәБас» проекты остаханәләре – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу  җире. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим», – диде педагог-хореограф, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, «ӘйдәБас» проектының җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

Искәртеп узарга кирәк: фестиваль «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев