Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗЫН ӨЙДӘ ЭШЛӘНЕРГӘ ТИЕШЛЕ ЭШЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Бөтен җирдә коронавирус, дип шашалар. Сез ничектер, без бераз туеп киттек. Урамда бит ЯЗ! Ә яз ул - яңарыш чоры! Язын өйдә эшләнергә тиешле төп эшләр исемлеге белән танышыйк әле.

Гөлләрне күчереп утыртабыз

Язын гөлләр йокыларыннан уяна. Һәм яз - аларның күчереп утырту вакыты.

Әлеге эшне мартта ук башларга мөмкин. Бу яхшырак та, чөнки кояш әле артык кыздырмый. Яшь һәм тиз үсә торган үсемлекләрнең грунтын яңартырга һәм элеккеге савытның диаметрыннан берничә сантиметрга киңрәк диаметрлы савытка күчерергә кирәк. Ә инде “картрак” үсемлекләрнең балчыгының өске өлешен генә алыштыру да җитә. Шулай ук мартта ашламалар кертә башларга да була.

Тәрәзәне юабыз

Тәрәзәләрне юу өчен кулай вакыт – апрель уртасы. Ник дигәндә, мартта кар явып куярга һәм безнең хезмәтне бетереп ташларга мөмкин.

Шкафларны җыештырабыз

Ике ел фасылы алышкан вакытта шкафны җыештыру бигрәк тә яхшы: нәрсәнең кирәк, ә нәрсәнең юк икәнен ачыклап була. Бөтен язгы киемнәрегезне бер җиргә җыегыз да, берничә төргә аерыгыз: эшкәртергә (переработка) тапшырырга, кемгәдер бирергә, кемгәдер сатарга, монысын ташларга кызганыч, ә монысын киям, дип. “Кызганыч” һәм “киям” дип калдырган киемнәрне ярты елдан соң тагын тартып чыгарырсыз. Һәм “киелделәрме-юкмы?” дигән сорауга җавап бирерсез.

Келәмнәрне чистартабыз

Җылы айларда келәм (ковер) кирәкми, шуңа күрә аларны көзгә кадәр алып кую яхшы булыр. Һәрхәлдә кыштан соң аларны чистарту кирәк.

Ә сез язын нинди эшләр башкарасыз? Языгыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев