Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗГЫ ЭШЛӘР СЕЗОНЫ АЧЫК

Язын табигать кенә түгел, кешеләр үзләре дә уянадыр сыман. Көннәр җылырак булган кебек кешеләрнең карашлары да ничектер ягымлырак кебек. Күрә белергә генә кирәк. Ә тагын язын без кышкы авыр киемнәребездән котылабыз, матур туфлиләребезне тартып чыгарыр вакыт та якынлаша. Әйдә бергәләп язның соңгы аенда эшләп була торган күңелле эшләрне барлыйк:

1. Коймак пешерәбез. Тәмле итеп, майлар агып тора торганны. Аны каймак, куертылган сөт, бал яки кайнатмага (йә инде барысына берьюлы!) манып ашыйбыз.

2. Төсле кәгазьләрдән кораб ясыйбыз. Аларга теләкләребезне язабыз һәә-әә-әәм агызып җибәрәбез.

3. Сәпидәлеребезне дә җигәр чак җитте. Сезонны ачык дип игълан итәбез!

4. Төсле бурлар белән асфальтка рәсем ясыйбыз.

5. Таң каршылыйбыз: беләсеңме, иртән кошлар сайравы ничек матур була?

6. Тал песиен өйгә алып катабыз. Һәм аның яфрак ярганын көтәбез!

7. Өй юабыз! Бөтен нәрсәне җилләтәбез!

8. Язгы фотосессия ясыйбыз! Иң шәп фотолар язын килеп чыга, бу – факт.

9. Яңа ачык төстәге шарф сатып алабыз.

10. Яңа шыткан чирәм буйлап яланаяк атлыйбыз.

11. Бакча эшләренә тотынабыз! Өй тирәләрен җыештарабыз!

12. Дус-туганнарга тәбрикләмәләр (открытка) бүләк итәбез.

13. Беренче чәчәкләрне фотога төшерәбез.

14. Паркта үрдәкләрне һәм аккошларны ашатабыз.

15. Кошларга җимлек ясыйбыз.

16. Һәм әлбәттә инде яшүнең һәр мизгеленнән тәм табабыз! ?

Ә син нәрсәләр эшлисең? Яз әле! ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев