Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗ, СИН КАЙДА?!

Бүген иртән күпләрнең тәрәзәгә күз салгач, авызлары ачылгандыр. Эреп кенә беткән иде, яңадан ак кар ява. Ә чын яз кайчан килер соң?

Синоптиклар хәбәр итүенчә, мартның соңгы атнасы җылы булачак. Көндезләрен температураның 0дән югары булуы көтелә. Явым-төшемнәр дә булырга мөмкин. Март аеның иң җылы көне 31енә туры килер ахрысы: белгечләр әйтүенчә, ул көнне температура +6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Тик, ни кызганыч, синоптиклар да ялгыша. Шуңа күрә халык сынамышлары белән танышыйк әле. Алар алдамас! ;-)

?? Ала карга агач ботагына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса, озак килер.

?? Черикләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

?? Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

?? Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

?? Яз көне эретмичәш озак туңдырып торса, җәй коры була.

?? Елгалар язын боздан тиз арчылса, ашлык уңар.

?? Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

?? Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

?? Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

?? Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

?? Песи тәрәзәдән карап торса, көн матур булыр.

?? Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

?? Яз көне боз сөңгеләре озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.

?? Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.

?? Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

?? Мартта кояш нык кыздыра, эретә башласа, картлар:

?? “Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр”, - диләр.

?? Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

?? Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

?? Борын томауласа, яңгыр көтелер.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев