Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗ = ДЕПРЕССИЯ?

Кояш көннән-көн ныграк җылыта, көннәр дә озыная. Организм да яз җитүгә сөенергә тиеш кебек, әмма күңелдә ниндидер эч пошу, кәефсезлек... Даими талчыгу, борчылу хисе, апатия – болар барысы да сезон алмашыну нәтиҗәләре. Нәкъ менә алар язгы депрессиянең башлануы турында хәбәр итәләр дә инде.

Соңгы вакытта «язгы депрессия» термины бик популярлашты. Әгәр дә югарыда санап үтелгән симптомнар синдә күзәтелә икән, димәк, кичекмәстән үзеңне бу халәттән коткарырга кирәк. Югыйсә төп симптомнар фонында игътибарлылык, үз-үзеңә ышаныч югалырга, аппетит начарланырга, кешеләр белән мөнәсәбәтләрең бозылырга мөмкин.

Язгы депрессиядән ир-атлар да, хатын-кызлар да зыян күрә. Тик, статистика буенча, ул гүзәл затларга карата рәхимсезрәк. Билгеле булганча, нәкъ менә кызлар эмоциональрәк һәм сизгеррәк. Егетләр – рациональ кешеләр. Алар хис-кичерешләрен анализларга күнекмәгән, шуңа да депрессия турында азрак уйланалар.

Язгы депрессиягә каршы ничек көрәшергә соң?

– Гадәттә, кызлар яз көне ябыгырга тотыналар, үзләрен ашауда чиклиләр. Әгәр сез дә бу төркемгә керәсез һәм бу процесстан ләззәт алмыйсыз икән, диета турында онытып торыгыз. Киресенчә, үзегезне тәм-том белән сыйлагыз, берәр баллы торт сезнең фигурагызга әллә ни зыян салмас, ә менә кәефегезне, һичшиксез, күтәрер.

– Депрессия белән көрәшүдә спорт зур урын алып тора. Бу – иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Спорт белән шөгыльләнү канда адреналин һәм бәхет гормоны – эндорфиннар бүлеп чыгара. Кыяга менү (скалолазание), парашют белән сикерү аеруча файдалы. Ләкин мондый экстрим сиңа туры килми икән, йөзү, йөгерү, гимнастика белән шөгыльләнү дә файдалы булыр. Физик күнегүләр кан әйләнешен яхшырта, тәнне тонуста тотарга ярдәм итә.

– Депрессияне мәдәни чараларга йөреп тә дәвалап була. Төрле күргәзмәләргә бару, атта йөрү яки зоопаркка бару, кино карау сезгә мораль яктан тынычланырга булышачак. Шулай ук яшәгән җирегезне алмаштырып алу яхшы булачак. Җылы якларга ук китмәсәгез дә, берәр атнага авылга кайтып торсагыз, сез шәһәргә икенче кеше булып киләчәксез.

– Телләр өйрәнү, тегү, флорист һөнәрен үзләштерү һәм хәтта машина йөртү курсларына язылу да менә дигән «дару» булырга мөмкин. Барысы да синең кызыксынуларыңнан тора, ә бәлки, киресенчә, сезне бер дә кызыксындырмаган эш депрессиядән коткарыр.

– Әгәр депрессия озакка сузылса, медикаментоз дәвалануга мөрәҗәгать итәләр. Ләкин бу очракта сез белгеч белән киңәшләшергә тиеш.  

Диана Әлмөхәммәтова:

«Язгы депрессия үк дип әйтә алмыйм, ләкин төшенкелеккә бирелеп алу була. Монда, иң мөһиме, витаминнар эчәргә, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга, ничек тә кәеф төшүгә юл куймаска кирәк. Көннәр җылыту белән, күбрәк урамга чыгыгыз, һәм барысы да «чики-пуки» булачак!»

Илһам Ибраһимов:

«Үземне күпме беләм, язгы депрессия булганын хәтерләмим. Әйе, март–апрель айларындагы пычрак бераз эчне пошыра, ләкин җылы һава торышы, «тиздән бар дөнья яшеллеккә күмеләчәк» дигән уй кәефне күтәрә. Минем өчен яз –  һәрвакыт дулкынландыргыч һәм көтеп алынган ел фасылы».

Депрессиянең 7 төп симптомы:

– начар кәеф;

– курку, каушау

– баш, муен һәм аркада авыртулар;

– көчсезлек, баш әйләнү;

– кул һәм аяк бармаклары ою;

– йокысызлык, куркыныч төшләр.

Айсылу ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев