Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШӘТҮЧЕБЕЗ ҺӘМ ЯШӘРТҮЧЕБЕЗ...

Аннан башка яшәү – яшәү түгел, 5 көн дә түзеп булмый! Ул һәр кешегә үзен гайрәтле һәм көчле итеп хис итәргә булыша! Аның ярдәмендә депрессияне һәм арыганлыкны бетереп була.

Шул ук вакытта иң күп авыруларны таратучы да нәкъ менә ул! Су!

Артык сыеклык зарарлы!

Су – һәр организм өчен кислородтан соң иң мөһим туклыклы элемент. Кеше гәүдәсенең 2/3 өлеше нәкъ менә әлеге сыеклыктан тора, шуңа да суны дөрес куллану зарур. Белгечләр исә көненә ир-атларга якынча –  3,7 л, ә хатын-кызларга 2,7 л сыеклык эчәргә тәкъдим итәләр. Әлеге санның 80 %ы организмга төрле эчемлекләр, шул исәптән сөт, җиләк-җимеш сулары белән, ә 20 %ы  ризык аша (яшелчә яки җиләк-җимеш) керә дип исәпләнә.

Сусамау – кеше организмында суның тиешенчә дәрәҗәдә булуын исбатлый. Димәк, артыгы кирәк түгел! Күп күләмдәге сыеклык ашказаны согын сыеклата, моңа бәйле рәвештә аның микроблардан саклау функциясе югала. Ягъни артык су микробларга исән калырга мөмкинлек бирә! Физик хезмәт һәм спорт белән шөгыльләнүчеләргә, эссе яки коры климат шартларында яшәүчеләргә, тән температурасы күтәрелгәннәргә, йөкле хатын-кызларга суны гадәти нормадан артыграк кулланырга киңәш ителә.

Суны кайчан эчәргә?

Күпчелек кеше сыеклыкны ашаган вакытта эчәргә күнеккән, әмма бу күренешне зыянлы дип табучылар да бар. Ризык кабул иткән вакытта бары тик аз күләмдә генә җылы су эчү дөрес дип санала. Коры азык белән тукланганда, ашказаны лайлалы эчәклектән һәм авыз куышлыгыннан су алачак. Әгәр инде бу мөмкин булмаса, аңа канның сыеклык өлешенә керергә туры киләчәк, моның белән бәйле рәвештә кан куерачак, ә оеган кан исә сәламәтлеккә зыянлы! Әгәр сез бу вакытта бераз җылы су эчеп җибәрсәгез, ашказаны ризыкны яхшырак эшкәртәчәк.

Ашарга 30 минут кала 200 мл җылы су эчеп кую шулай ук ашказанында ризыкның эшкәртелү сыйфатын арттырачак. Өстәвенә ризык кабул итү алдыннан җылы су эчсәгез, порция күләмен дә киметергә туры киләчәк, чөнки су эчеп кую ашыйсы килү теләген киметә.  

Диетологлар раслаганча, ашаганнан соң эчкән күп күләмдәге су кешегә бары тик зыян гына китерәчәк. Шуңа күрә, тукланганнан соң, ким дигәндә ярты сәгать узгач кына су эчәргә киңәш ителә.

 Су:  

– тирене яшәртә. Организмга кергән чиста су тире күзәнәкләрен эчке яктан дымландырып тора. Шул рәвешле, аларның сыгылмалылык сыйфатын саклый.

– организмнан токсиннарны чыгара. Су ашказаны-эчәк тракты системасын зыянлы токсиннардан азат итә.  

– йогышлы авырулар куркынычын киметә. Ә организмда су аз булу, киресенчә, иммун системасын какшата.

– тән температурасын табигый рәвештә җайга сала. Әгәр без спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә җылынсак, суыну өчен организм сыеклык, ягъни тир бүлеп чыгара.

– организмның ныклыгын арттыра. Көн дәвамында без сыеклыкны кулланып кына калмыйбыз, табигый процесслар нәтиҗәсендә югалтабыз да. Шуңа күрә организмның ныклыгын саклау өчен дә безгә су кирәк.

Белә идеңме?

1. Җирнең 70 %тан артыгы судан торса да, аның 1 %ы гына төче, ягъни эчәргә яраклы.

2. БМО (ООН) мәгълүматларына караганда, Россия, суның гомуми сыйфаты һәм чисталыгы буенча Финляндия, Канада, Яңа Зеландия, Бөекбритания, Япония һәм Норвегиядән калышып, дөньяда җиденче урында тора.

3. Россия җир өсте сулары ресурслары буенча дөньяда беренче урында тора. Мәсәлән, дөньякүләм  20 %  төче су запасы Байкалда тупланган.

4. Организмда берничә процентка гына булса да су күләме кимесә, кеше көчле сусау һәм көчсезлек сизәчәк. Әгәр тән массасыннан якынча 10 % су югалса, кеше үлә.

5. Уртача алганда, һәр кеше ел саен 60 т га якын су куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев