Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ ХЕЗМӘТ ОТРЯДЛАРЫ СИНЕ КӨТӘ!

Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 29 маендагы 240 номерлы Указы нигезендә, Балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында 2018-2027 елларда Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгы дип игълан ителде. Баланы социальләштерүдә хезмәт тәрбиясенең мөһим ролен, шулай ук балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренең актуальлеген исәпкә алып, студентлар отрядларында яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары юнәлеше үсеш ала.

Яшүсмерләрнең хезмәт отряды ул – тиктормас, маҗаралар эзләүче, үсешкә һәм акча эшләргә, яңа иптәшләр табарга әзер булган 14-17 яшьлек балалар.

Үсмерләрнең хезмәт отрядын ничек булдырырга соң?

1. Һәр эшчәнлектә беренче адым ул – документлар туплау. Бер ай дәвамында отрядта катнашучылар хезмәт отрядларын оештыручыга оешмага керү өчен документлар пакеты тапшыралар: яшүсмерләр, әти-әни яки аны алмаштыручы зат белән килешенеп, МБО «РСО» әгъзасына керү турында гариза бирәләр.

2. Аннан инициативалы, актив һәм эш өчен янып торган егетләр һәм кызлар командасы формалаша, отряд составына кертелә. Хезмәт отрядында катнашучыларның оптималь саны – 10-15 кеше.

3. Яшүсмерләрнең хезмәт отряды эшчәнлеген үз нигезләмәләре буенча оештыра.

4. Һәр хезмәт отрядында командир һәм комиссар сайлана (өстәмә вазифалар булдыру җитәкчелек карамагында).

5. Кандидатуралар оештыру җыелышында раслана.

Бик яхшы! Яшүсмерләрнең хезмәт отряды (ТОП) булдырылды, димәк хәзер катнашучылар һәм аларның әти-әниләре өчен оештыру җыелышын уздыру кирәк. Җыелышта беркетмә алып барыла, ТОПлар саны раслана, аларның командирлары һәм комиссарлары сайлап алына. Алдагы этап – отряд стилен булдыру (исем, девиз, эмблема, флаг).

Яшүсмерләрнең хезмәт отрядына керү өчен 10 сәбәп

1. Отрядта барысы да чын! Отряд ул – уен түгел. Бу – реаль эш өчен чын җаваплылык тоеп, реаль акча эшләү.

2. Яшүсмер киләчәктә сайлаячак һөнәре буенча эш тәҗрибәсе туплый.

3. Яшүсмер отряд җитәкчесе була һәм мәктәп елларында ук коллектив белән җитәкчелек итә белү өчен уникаль мөмкинлек ала.

4. Отряд тормышының көчле ягы – укыту! Укыту төрле юнәлештә бара: һөнәри эшчәнлеккә, идарә итү, коллективта эшләү күнекмәләренә, эш бирүчеләр белән аралашу һәм презентацияләүгә өйрәтә.

5. Әгәр яшүсмер хәрәкәттә булса, Бөтенроссия күләмендәге чараларда катнашу өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килә: төрле слетлар, форумнар, белем бирү семинарлары, гитарада уйнап, җыр башкару бәйгеләре – болар барысы да синең өчен ачык.

6. Яшүсмер төрле өлкәләрдә үзенең иҗади потенциалын үстерә һәм тормышка ашыра ала.

7. Яшүсмер отряд хәрәкәтенең уникаль мохитенә эләгә, ә аның гореф-гадәтләре дистә еллар дәвамында камилләшкән.

8. Отрядлар безнең зур илебез буйлап сәяхәт итү мөмкинлеге дә әле!

9. Һәм, ниһаять, отрядлар ул – игелек, ярдәм һәм озак елларга сузылачак дуслык.

10. Бу мәктәпне узган балалар беркайчан да ялгыз булмаячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев