Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ФЭНТЕЗИ ЖАНРЫНДАГЫ КИТАПЛАР

Фэнтези жанры белән танышуны әлеге язмадагы исемлектән дәвам итә аласың. Мондагы китаплар сине тылсымлы дөньяга алып китәчәк һәм берсеннән-берсе гаҗәеп геройлар белән таныштырачак.

«Таймлесс», Керстин Гир

Гвендолин исемле кыз турындагы трилогия бу. 16 яшьлек кызның үткәннәр буенча сәяхәт итү сәләте барлыкка килә. Шулай итеп, ул гел элеккеге вакытларга күчеп йөри. Тик көннән-көн, сәяхәт иткәндә, серләр арта бара. Гвендолин, үз тормышы өчен көрәшкән вакытта, мәхәббәтен – үзе кебек үткәннәр буенча сәяхәт итүче Гидеонны очрата.

«Эрагон», Кристофер Паолини

Автор әлеге китапны 15 яшендә язган. Шуңадырмы, әсәрдә мәхәббәт линиясенә зур әһәмият бирелә. Китапта яшүсмернең эльфлар, гномнар һәм аждаһалар дөньясында ничек яшәве сурәтләнә. Сүз уңаеннан, яшүсмернең үз аждаһасы бар. Кызыклы һәм сәнгатьле итеп язылган әлеге тарих үсү темасына багышланган.

«Сага о ведьмаке», Анджей Сапковский

Бу персонаж белән күпләр таныштыр инде. Китаплар циклының үзәгендә – Ривияле Геральт – Ведьмак. Циклның беренче хикәясе 1986, ә соңгысы – 2013 елда дөнья күргән. Тумыштан Ведьмак кешеләргә хас булмаган көч һәм җитезлеккә ия. Ул үзе генә дөнья буйлап сәяхәт итә, төрле монстрларны юкка чыгара һәм көчсезләргә булыша. Ул хәтта гадәти булмаган көчкә ия кыз – Цирины тәрбиягә дә ала.

«Летний дракон», Тодд Локвуд

Аждаһалар турындагы иң шәп әсәр булып санала. Яшүсмер Майя абыйсы Дариан һәм әтисе белән яши.  Кыз әтисенә император өчен аждаһалар үстерергә булыша. Бервакыт Майя һәм аның абыйсы Җәйге аждаһа белән таныша, шуннан аларның тормышы үзгәрә. Әсәр фэнтези жанрында булса да, анда чынбарлыктагы кебек үк сугышлар, гаепсезләрне үтерү, ялганлау, гаделсезлек чагылыш таба.

«Никогде», Нил Гейман

Лондон шәһәренең йортлары нигезләрендә, җир астында, ягъни Аскы Лондонда бөтенләй башка дөнья бар. Анда сөйләшә торган кошлар, монстрлар һәм гадәти булмаган көчкә ия кешеләр яши. Төп герой Ричард сәер исемле кызны – Ишек (Door)ны коткара. Шул мизгелдән соң аның тормышында күңелсезлекләр башлана: йөргән кызы ташлый, эштән һәм фатирдан куалар...Шулай итеп, Ричард нишләргә дә белмәгәч, Ишекне эзләргә Аскы Лондонга китә. Тик бу бик гади генә булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев