Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР ДЕПРЕССИЯСЕ: НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ?

Депрессия – ул куркыныч психологик авыру.  Аны  вакытында дәваламасаң, ул авыр формага күчеп, олы яшьтә куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Балада депрессия икәнен нинди билгеләр буенча аңларга? Ата-анага депрессиядәге яшүсмергә ничек ярдәм итәргә? Язмада шулар белән танышып узарбыз.

Яшүсмерләрдә депрессия күренешенең беренче билгеләре: апатия, нинди дә булса күңел ачу чараларыннан баш тарту һәм укуга битараф карау. Депрессия вакытында күңел төшенкелеге сизелә, бернәрсә дә эшлисе килми. Аппетит бозылу, дөрес тукланмый башлау да депрессиянең билгесе булып санала. Еш кына яшүсмернең бөтен нәрсәгә карата кызыксынуы югалуның сәбәбен белергә теләп, ата-аналар аңа басым ясый, тәнкыйтьли. Олылар боларны ялкаулык билгесе итеп кабул итә һәм орыша башлый, тик бу дөрес түгел!

Үскәндә баланың холкы формалаша, ул гел тормыш турында уйлана, үзен һәм калганнарны бәяли башлый – шушы вакытта яшүсмерләрнең күбесе депрессиягә дучар була. Яшүсмергә депрессиядән чыгарга ничек ярдәм итәргә?

Еш кына яшүсмерләр үз халәте өчен оялалар һәм аны агрессия аша чыгаралар. Авыр булса да, алар барысын да үз эчләренә яшерәләр, башкалар белән уртаклашырга куркалар. Мондый балаларга тәрбия түгел, ә ярдәм кирәк дип саный психологлар. Шул уңайдан ата-аналарга берничә киңәш биреп үтик.

Иң беренче итеп, балада үзегезгә карата ышаныч тудырыгыз: яхшылап хәлләрен сорашыгыз һәм аның тормышы белән кызыксынганыгызны яшермәгез. Әгәр сезнең әңгәмәләрегез белән генә баланың хәле яхшы якка үзгәрмәсә, аны психологка алып бару киңәш ителә. Әлбәттә, аның анда барасы килмәскә мөмкин, шуңа күрә баланы алдан әзерләргә кирәк. Бу ситуациядә психолог ярдәме мәҗбүри икәнлеген аңлатыгыз. Бер тапкыр барып карагач ошамаса, яңадан бу темага кире кайтмаячагыгызны әйтеп куегыз. Үз-үзенә кул салу кебек авыр очраклар күзәтелсә, җитди медикаментоз дәвалау таләп ителә. Мондый очракларда психолог һәм психиатр бала белән еш кына бергә эшли. Иң мөһиме: баланы бу авыру белән үзен генә калдырмау. Ата-аналар баланың социаль челтәрләрен, интернетта ничек вакыт уздырганын һәрвакыт контрольгә алып торырга тиеш.

Монреаль университеты тикшерүчеләре раслаганча, социаль челтәрләр һәм тапшырулар яшүсмерләрдә депрессия башлануга китерә. Алар фикеренчә, телевидение һәм социаль челтәрләр башка яшьләрнең тормышын идеаль итеп күрсәтә. Шуңа күрә яшүсмерләр үзләрен түбән бәялиләр һәм башкалар белән гел чагыштырып торалар. Димәк, бала интернетта вакытны күбрәк үткәргән саен, аның депрессия башлану мөмкинлеге дә югарырак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев