Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘРДӘ ИҢ ЕШ ОЧРЫЙ ТОРГАН 7 АВЫРУ

Табиблар 20-30 яшьтәгеләрдә иң иң очрый торган 7 авыруның исемлеген атады. Ниндиләр ул?

Күп кеше “авыру” төшенчәсен “картлык” сүзе белән тәңгәлләштерә. Әмма статистикага күз салсак, Россиядә яшьләр арасында да үлем-китемнәр шактый еш очрый икән... Табиблар 20-30 яшьлекләр арасында иң еш күзәтелә торган авырулар исемлеген атаган.

  1. “Кара исемлек”не югары кан басымы ачып җибәрә. Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда гипертония яшьләр арасында да еш очрый башлаган.

  2. Икенче урында - D витамины җитмәү. Аның организмда тиешле күләмдә булмавы остеопороз, ягъни сөяк авыруына китерә. Бу авыру вакытында сөякләр сынучанга әйләнә.Табиблар бөтен кешегә дә рационнарына D витаминына бай балык, йомырка, сөт, апельсин кертергә киңәш итә.

  3. Аннан соңгы урында тире рагы килә. Яшьләр җәй айларында күп вакытларын кояшта уздыра. Ә ультрашәмәхә нурларның күп булуы тире рагын китереп чыгара.

  4. Исемлекне бала таба алмау дәвам итә.

  5. Алкогольне күп эчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән бавыр авырулары 5 урында тора.

  6. Аннан гырлаудан интегүчеләр килә. Соңгысына килсәк, ул организмга зур тискәре йогынты ясый һәм инфарктка да китерә ала.

  7. Иң соңгы урында баллы ризык һәм пестицид һәм гербицидлы ризыклар ашау нәтиҗәсендә барлыкка килгән аутоимун авырулар тора.


Сәламәт бул, үзеңне сакла, дустым!

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев