Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯШЬЛӘР ВАКЫТЫ» КОМАНДАСЫ: «БЕР ЗАМАН GUCCI КИЕМЕНДӘ ТАТАР БИЗӘКЛӘРЕ БУЛСА, ГАҖӘПЛӘНМӘГЕЗ»

9 сентябрь көнне «Яшьләр вакыты» командасы МЕГА Казан сәүдә үзәгендә 12 сәгатьлек «Яшьләр вакыты» ярыммарафонын үткәрде. Әлеге чарага яшь бизнесменнар, мәктәп директорлары, экоактивистлар һәм иҗади кешеләр килде. Барысы да «People-talk» исемле дискуссия вакытында үз тәкъдимнәрен әйтте. Һәм иң мөһиме: әлеге тәкъдимнәр соңрак Татарстан Республикасы хакимиятенә ирештереләчәк.

12 сәгать – 12 тема

Бирегә Татарстан районнарындагы Яшьләр парламентларына депутат булырга теләгән кандидатлар белән беррәттән, белгечләр һәм блогерлар килде. Алар арасында мәктәпләрдә ашау, социаль лифтлар, кино төшерү, чүп-чарны сортларга аеру,мәгариф системасын үзгәртү, яшьләр өчен заманча мәйданнар булдыру, милли мәдәни продуктны актуальләштерү, секс-мәгърифәтчелек һәм гаиләдә көч куллануга каршы көрәш темалары яктыртылды. Һәрбер тема буенча яшьләр үз фикерен әйтте.

Укырга!

Фикер алышу барышында катнашучылар мәгариф системасының үзгәрүе турында да әйтте. Экспертлар үз  нәтиҗәләре белән бүлеште. Мәсәлән, белем бирү өлкәсендә, онлайн форматка караганда, офлайн уку отылшлырак икәне дә ачыкланды. Формаль булмаган мәгариф көннән-көн актуальләшә һәм күбрәк таләп ителә, шуңа күрә укытучыларга кәгазь эшен киметергә һәм яңа укыту формаларын кулланырга кирәк. «Эшкуарлык» темасында бизнесменнар шундый фикергә килде: «Илдә бизнеска булышырлык чаралар җитәрлек, ләкин алар турында беркем дә белми. Бизнесмен һәрвакыт укырга тиеш».

Татарларга кем кирәк? Продюсерлар

Яшьләр «Миллине актуаль итәбез» темасына бәйле стереотиплар турында сөйләде. Алар өчпочмак һәм сабантуй кебек баналь образлардан баш тартырга кирәклеккә, яңалык җитмәвенә игътибар итте. Taraf, Zakaria исемле төркемнәр үзенең милли музыкасы, ә Лада Сергунина үзенең татарларга якын булган кием коллекциясен күрсәтте. Әйтелгәннәрдән: «Заманча сәнгатькә миллилек өстәп, Gucci киемендә бер мәлдә татар бизәкләре булуына гаҗәпләнмәгез!». Экспертлар, миллилекне модага әйләндерү өчен, әлеге иҗади чараларны Татарстанда продюсерлар аша популярлаштыру кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Моның өчен махсус белем, компетенция һәм ресурслар кирәк.

«Аның» турында сөйләшергә вакыт

Катнашучылар сексуаль көч куллануга һәм ВИЧ таралуга каршы торырга ярдәм итү буенча яшьләр һәр мәктәптә секс укыту дәресләре кирәклеге белән килештеләр. Шәхси чикләр, инфекцияләр һәм контрацепция ысуллары турында белемне әти-әниләрдән генә түгел, ә укытучылардан да алу мөһим, диделәр алар.

Яшьләр вакыты җитте!

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр Парламенты рәисе Нина Шимина әйтүенчә, яшьләрнең төрле карашлары белән кызыксынырга, аларның реаль проблемалары белән эшләргә кирәк. «Бу - аңлы теләгебез. Һәр юнәлеш өчен бик күп тәкъдимнәр туплый алдык. Алардан депутатлар өчен резолюция формалашачак».

Депутатларга мөрәҗәгать

Яртымарафонны Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов йомгаклады. Яшь кандидатларга «форма артында һәрвакыт эчтәлек һәм мәгънә булырга тиеш. Төрле кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, төрле сораулар турында ачыктан-ачык сөйләшегез», дип мөрәҗәгать итте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев