Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯШЬЛӘР ТЕЛНЕҢ ТӘМЕН БЕЛЕП СӨЙЛӘШӘ БАШЛАДЫ»: ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН VIII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА СТАРТ АЛДЫ

20-23 нче апрельдә Казан шәһәрендә Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада уза. Анда татар телен яратучы, ватаныбыз тарихы белән кызыксынучы яшьләр җыела. Бәйгедә 8-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша. Бу елны олимпиадада Рәсәйнең 28 төбәгеннән катнашучылар бар. Ә чит ил катнашучылар белемнәрен дистанцион форматта сынаячаклар.

Олимпиада 2 этаптан тора: олимпиада эшләрен язма форматта башкару һәм «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән проект эшләрен яклау. Бәйгедән тыш, катнашучылар Казанның К. Тинчурин һәм Г. Камал исемендәге театрларга; Габдулла Тукай, Шәриф Камал исемендәге музейлар, Бөек Ватан сугышы музее һәм Милли музейга баралар.

Хаматшина Ләйсән Мөслим районы Күбәк урта мәктәбендә белем ала. Ул Халыкара олимпиадада беренче тапкыр катнаша.

Ләйсән, синең Халыкара олимпиадага нинди өметләр баглыйсың?

Беренче чиратта, башка сәләтле балалар белән танышыр идем. Әзерлек методлары белән танышып, өстәмә белем аласым килә. Рәсәйнең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар белән аралашасым яңа дуслар табасым килә.

Синеңчә татар теле бүгенге көндә актуальме?

Минемчә, татар теле бүгенге көндә актуаль, чөнки татар телеул минем туган телем. Без гаиләбездә татарча аралашабыз, мин татар мәктәбендә укыйм. Татар телен мин һәрдаим кулланам, шуңа күрә ул зарур.

Әсхадуллина Гөлназ Казан Федераль университетының 4нче курсында белем ала. Педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле) факультетында укый.

– Ни өчен сез тормышыгызны татар теле белән бәйләргә булдыгыз?

Мин мәктәптә укыганда ук республика күләм татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнаша идем. Призлы урыннар алганым да бар. Татар теле минем өчен иң мөһим телләрнең берсе, ә чит телне үзләштерү киләчәккә яңа ишекләр ача.

Татар телен бүгенге көндә ничек үстерәләр?

Хәзерге вакытта күп кенә иҗтимагый оешмалар татар телен үстерү юнәлешендә эшли. Яшьләр дә татар теленең дәрәҗәсен аңлап, тәмен белеп сөйләшә башлады. Әгәр дә гаиләдә татарча аралашу булса, татар теле беркайчан да югалмаячак.

Син олимпиадада беренче ел гына катнашмыйсың, бәйгедә беренче тапкыр катнашучыларга нинди теләкләрең бар?

Бу 4 көн аралыгында яңа дуслар табырга, күңел ачарга, Казаныбызның истәлекле урыннары белән танышырга киңәш итәм. Бу олимпиадага килүчеләр җиңүчеләр. Шуңа күрә без татар телендә аралаша алуыбыз белән горурланырга тиеш.

Дөньяда күпме генә телләр булмасын, һәр кеше өчен туган тел ул иң кадерле, затлы тел. Әйдәгез туган телебезне саклый һәм яратыйк, чөнки милләтнең иң зур байлыгы ул тел.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев