Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР ХОКУК САКЛАУ ХӘРӘКӘТЕ – КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК САГЫНДА

Татарстан республикасында Яшьләр хокук саклау хәрәкәте 1954 елдан бирле гамәлдә. Бу хәрәкәт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Хәрәкәтне оештыручыларның төп бурычлары – әхлакый тәрбия, республика яшүсмерләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү.

«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ел саен балигъ булмаганнар һәм яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра.

Менә ул чараларның берничәсе:

– «Йогынты ясау өлкәсе» («Сфера влияния») агитация акциясе.  Әлеге чараның программасында диалог форматында профилактик әңгәмәләр оештыру,  интерактив уеннар үткәрү күздә тотыла;

– Балалар өчен палаткалы лагерьлар оештыруга юнәлдерелгән республика җәйге профиль сменалары проекты. Аларның төп максаты – яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләрне тискәре мохиттән читләштерү өчен шартлар тудыру. Лагерьларда Татарстан районнарыннан 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар ял итә;

 – Җәмәгать тәртибен саклау буенча республика Спартакиадасы. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвеше алып барган яшьләрне берләштерү, спортка   җәлеп итү;

 – Җәмәгать тәртибен саклау буенча республика үзешчән сәнгать фестивале. Аның максаты – сәләтле яшьләрне берләштерү, коллективларның иҗади казанышларын тәкъдир итү, республика яшьләренең аралашу даирәсен киңәйтү;

– «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең иң яхшы үзәге» исеменә еллык конкурс;

– «Ак җайдак» проекты («Курс» (ДОСААФ) төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә). Ул кешедә дисциплина, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шулай ук психологик ярдәмгә мохтаҗ яшьләргә ярдәм итүдә, шәхеснең мәдәни һәм физик үсешен камилләштерүдә дә роле зур.

Тәрбия эше – заманның таләпләренә мәҗбүри һәм гадәттән тыш актуаль җавап. Һәм ул бер генә минутка да тукталмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев