Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ ЙОЛДЫЗЛАР ФЕСТИВАЛЕ: ГРАН-ПРИГА КЕМ ЛАЕК?

6 майда Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узып китте. Конкурс 1990 еллардан бирле үткәрелә һәм анда 5 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар катнаша.

Быел Татарстан Республикасы Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза торган зур фестиваль хәрәкәте туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Бу темаларның барысы да яшь артистларның чыгышларында чагылыш тапты. Чын йолдызчыклар туган телләрендә: татар, рус, әрмән телләрендә җырлар башкардылар, шулай ук хәрби тематикага төрле номерлар күрсәттеләр.

Чара алдыннан артистлар бүлмәсе «умарта оясыдай» иде: балалар чыгышларга әзерләнәләр, ә укытучылар сәхнә дулкынлануын ничек җиңәргә икәнлеген сөйлиләр, кыйммәтле тәҗрибә белән уртаклашалар. Балаларның дулкынлануы зал диварлары аша сизелә иде. Гала-концертта катнашучылар Габдулла Тукайның «И, Туган тел» шигыренә язылган җыр белән башлап җибәрделәр.

Концертның беренче өлешеннән соң сәхнәгә фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов чакырылды. Барлык педагогларга һөнәри осталыклары, игътибары, балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Фестивальнең өч яшь педагогына «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең яшь педагогларына актер Михаил Борисов фонды премиясе тапшырылды. Алар арасында: Зәринә Әхмәтова (Теләче районы), Ксения Набиева (Мөслим районы), Лилия Галеева (Мамадыш районы).

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына сәхнәгә сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы, Гүзәл Рәис кызы Шакирова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе –Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, «Шаян ТВ» балалар телеканалының башкаручы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхәбетдинова чакырылды. Жюри әгъзалары конкурс лауреатларын сайлап алу шактый катлаулы булуын ачыктан-ачык әйттеләр. Алар яшь талантларның профессиональлеген, шулай ук, музыкаль башкаруның ихласлыгын һәм тирәнлеген бәяләделәр.

«Бәхетле балалар – сәламәт балалар, һәм бу чараны оештыручылар балалар сәламәт булсын өчен барысын да эшлиләр дип ышанам», – дип ассызыклады Гүзәл Рәис кызы.

«Пирамида»да җыелучылар игътибарына милли җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде, аннан соң бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, халык депутаты Нурия Миңнәхмәт кызы Хашимова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин котлады.

«Конкурска балалар ел буе әзерләнделәр, дөрестән дә, без гади чыгышларны гына түгел, ә бик күп сәгатьләр буе әзерләнгән номерларның нәтиҗәсен күрәбез. Балаларның җырлаулары сәхнәдә, аларның горурлык хисләре белән яшәүләре. Димәк, безнең башкалабызның киләчәге бар», – дип шатлыгы белән бүлеште Илсур Гәрәй улы.

Ә фестивальнең төп призын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды, ата-аналарга һәм педагогларга балаларны тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестиваленә алга таба үсеш теләде. Президент «Вокал» номинациясендә Гран-при иясе –Казан дуэты Ногманова Миләүшә һәм Ганибаев Инсаф, «Хореография» номинациясендә Гран-при иясе – Яр Чаллы шәһәренең «Татарстан» бию ансамблен шәхсән котлады.

Чара ахырында Рөстәм Миңнеханов педагогларга мактаулы исемнәр тапшырды: Питрәч районы Кощак авыл мәдәният йорты директоры Алексанрова Людмилага, Чистай районының С.Губайдуллина исемендәге балалар иҗаты мәктәбенең вокал һәм фортепиано укытучысы Зарипова Лилиягә, балалар Яшел Үзәннең иҗат үзәгенең өстәмә белем укытучысы Ирина Веденинага, «Мәскәү Губерна театры» труппа мөдиренә Ивах Алинәгә бирелде, «Созвездие-Йолдызлык»ның сәнгать җитәкчесе Марина Ясельская Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. 

Зөлфия НИЗАМОВА

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев