ЯШЬ КАЛЫР ӨЧЕН НӘРСӘЛӘР АШАМАСКА?

Кемнең генә гел яшь һәм матур булып каласы килми икән? Һәрчак андый булып кала алмасак та, без тән тиресенең картаюын үзебез үк тизләтә яки акрынайта алабыз. Ничекме? Менә бу 6 продуктны рационнан алырга яки бик аз күләмдә генә кулланырга кирәк.

Кайбер продуктларны куллану нәтиҗәсендә тән тиресенең тизрәк картуюы берничә эксперимент нәтиҗәсендә расланган. Әйдәгез, хәзер аларның һәрберсенә аерым тукталыйк:

1. Шикәр. Әлеге исемлектә шикәр дә бар. Галимнәр әйтүенчә, аның рацонда күп булуы коллаген, ягьни тәннең шомалыгы өчен җавап бирә торган аксымнең күләмен азайта.

2. Эшкәртелгән ит. Аны артык күп ашау матдәләр алмашын акрынайта. Ә димәк, тән тиресе төсе бозыла, тоныклана.

3. Тоз. Кибетләрдә сатыла торган ярымфабрикат һәм башка әзер продуктларда тоз бик күп. Әгәр рационыгызда андый ризыклар күп икән, димәк, шешенүләр дә еш булачак.

4. Каһвә. Каһвә яратучыларның теш эмаленә зыян китерүен күпләр белә. Аның организмга тагын нинди зыяны бар икән? Әлеге эчемлек организмны сусызландыра, нәтиҗәдә, тән тиресе җыерчыклана.

5. Алкоголь. Спиртлы үсемлекләр эчү нәтиҗәсендә тәндә шешләр барлыкка килә һәм кан тамырлары күренеп тора торган була.

6. Кукуруз продуктлары. Аларга күпләр иртәнге ашка яратып ашый торган кукуруз кисәкләре (хлопья), чипсылар, попкорн да керә. Экспертлар әйтүенчә, әлеге продуктларны күп ашау организмдагы омега-3 һәм омега-6 балансы бозылуга китерә. Нәкъ менә омега-3 организмны яшь килеш сакларга ярдәм итә.

Яшь, матур булыйк! Үзебезне саклыйк, дуслар!

 

Зилә САБИТОВА әзерләде

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1476
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    487
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    457
    0
    0

Блоглар