Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕР ҺӘМ ӘТИ-ӘНИ... КОНФЛИКТКА КИТЕРӘ ТОРГАН 6 ҖӨМЛӘ!

Беркемгә сер түгел, бала яшүсмерлек чорына кергәч, аның әти-әнисе белән конфликтлары ешая. Моңа кадәр ул ата-анасына карата һәрвакыт ачык булса, хәзер исә әкренләп үз эченә бикләнә. Ул үз-үзен эзли, әти-әни тарафыннан әйтелгән дәгъваларны бик авыр кабул итә, шәхси фикере формалаша...

“Бу – гадәти күренеш, әмма  шактый катлаулы чор, -  дип ассызыклый белгечләр. Шуңа күрә ата-ананы хәйләкәррәк булырга, бәхәсләргә әллә ни зур игътибар бирмәскә чакыралар. Сезнең игътибарга  яшүсмер һәм ата-ана арасында һичшиксез конфликтка китерәчәк 6 җөмлә тәкъдим итәбез. “Мел” онлайн-медиасы тарафыннан әзерләнгән бу җөмләләр әти-әнигә дә, яшүсмергә дә конфликтлардан качарга ярдәм итәргә тиеш.

1. «Нишләргә икәнен мин сезгә караганда яхшырак беләм»

Таныш җөмләме? Әлбәттә! Бу җөмләне яшүсмерләр еш кабатлый һәм ул, кагыйдә буларак, ата-ананың ачуын бик нык китерә. Әти-әнигә шулай дип әйтергә ярыймы инде, я? Психологлар исә бу гадәти хәл дип ассызыклый. Яшүсмерлек чорында бала мөстәкыйльлеккә омтыла. Әти-әнинең киңәшләрен алар гомумән кабул итә алмый башлый. Шуңа күрә әлеге сүзләргә зур игътибар бирмәгез.

2. «Теләсә-нишләп йөргәнче, укысаң иде син»

Әлбәттә, әти-әни баласының киләчәге өчен борчыла. Ә менә яшүсмер исә үз-үзен эзли, аның башында: “кем мин?”, “нигә мин?”, “нишлим мин?” кебек фәлсәфи сораулар әйләнә. Һәм бу – шулай ук гадәти хәл. Бу чорда иң мөһиме, баланың үз-үзенә ышанычын юкка чыгармау. Ә киресенчә, аңа ярдәм итү.

3. «Сез мине аңламыйсыз!»

Кагыйдә буларак, яшүсмер үзе турында гына уйлый. Тирә-ягындагы кешеләр аны гомумән кызыксындырмый диярлек. Аларга дөньяга үз-үзләре турында хәбәр итү, таныту бик мөһим. Ул әти-әнидән дә шуны ук таләп итә. Аны тыңламасалар, фикеренә колак салмасалар, яшүсмер моны фаҗига буларак кабул итәчәк.

4. «Нигә кирәк бу миңа?»

Шулай ук таныш җөмлә, әйе бит? Әти-әни еш кына яшүсмергә аның  өчен “баналь” булып тоелган уку, БДИ, дәресләр турында искә төшереп тора. Ә яшүсмер исә бу чорда тормышның мәгънәсен эзләү белән мәшгуль. БДИ кайгысы ди әле монда?

 5. «Иртәгә нәрсә булачагы мине гомумән кызыксындырмый!”

Үсмерләр, кагыйдә буларак, бер генә көн белән яши. Алар үзләренең тырышлыгы нәтиҗәсен бүген үк күрергә тели. Ә киләчәктә нәрсә булачагы кызык түгел! Ә әти-әнине, әлбәттә инде, баласының киләчәге борчуга сала.

6. «Сез миңа беркем түгел!»

Бу – ТОП! Әти-әнисенә әлеге җөмләне әйтеп карамаган яшүсмер бар микән? Әлбәттә, психологлар аны юкка гына аерып чыгармый. 11-12 яшькә кадәр балага әти-әни янында булу бик мөһим. Алар үзләрен нәкъ менә әти-әни аша өйрәнә. Яшүсмерлек чорына кергәч, киресенчә, алар мөстәкыйльлеккә омтыла башлый. Әти-әнидән читләшәсе килә. Ә менә әти-әнинең исә киресенчә, баласын бер дә үзеннән еракка җибәрәсе килми. Нәтиҗәдә, янәдән конфликтка юл ачыла.

Кыскача менә шулар! Әлеге җөмләләрне истә калдырыгыз һәм бәхәс вакытында кулланмаска тырышыгыз. 

Яшүсмергә әйтергә ярамый торган җөмләләр турында монда укыгыз!

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев