Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬ КӨРӘШЧЕЛӘР ӨЧЕН УНИКАЛЬ ТУРНИР!

Россия спорт остасы Ленар Гаянов бүләкләренә оештырылган ирекле көрәш буенча бишенче халыкара турнир үз җәймәсенә Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиядән 400 спортчыны җыйды. Безнең илдән Мәскәү, Пермь, Оренбург, Свердловск, Самара, Ульян өлкәләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл һәм Татарстан җыелма командалары катнашты.

 

Халыкара ярышлар иң яшь ирекле көрәшчеләр өчен махсус уздырылды – анда 8 яшьтән 12 яшькә кадәр яшь батырлар көч сынашты. Әлеге категориядә Россия һәм регионнарның рәсми беренчелекләре үткәрелми. Ләкин нәкъ менә бу яшьтә зур ярышларда көрәшергә теләк белдерүчеләр аз түгел. Шуңа күрә 2012 елда Түбән Каманың ирекле көрәш мәктәбе шәкерте, эшмәкәр һәм меценат Ленар Гаянов бу спорт төрендә тәүге адымнарын ясаучылар өчен халыкара турнир оештырган.




- Безнең турнир кече яшьтәге көрәшчеләргә үз көчләрен зур җәймәдә сынарга уникаль мөмкинлек бирә. Алар медальләр артыннан гына түгел, беренче чиратта, элекке Советлар Союзының төрле көрәш мәктәпләре вәкилләре белән очрашырга дип килә. Ярышлар барышында алар үзара тәҗрибә уртаклаша, яңа максатлар куя, үсеш ала. Кызганыч, күп кенә регионнарның мондый ярышлар уздырыру мөмкинлеге юк. Яшь талантлар еш кына җирлектәге турнирларда гына катнашу белән чикләнә, - дип искәртте Татарстанның Спорт көрәше федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов.



Турнир гадәттәгечә бик җылы атмосферада узды. Монда профессиональ хөкемдарлар да, оештыручыларның турнирда катнашучыларга карата зур игътибары да үз өлешен кертте. Сүз уңаеннан, алар барысы да тәмле бүләкләргә ия булды. Ә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаганнарны тиешенчә зурладылар.


Гомум хисап нәтиҗәләренә килгәндә, беренче урынны Татарстан көрәшчеләре алды, икенче урынны Оренбург өлкәсе командасы эләктерде, өченче урын – Самара өлкәсе батырларында.


[gallery size="full" columns="1" ids="12770,12771,12772,12773,12774"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев