Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ

Сентябрь аенда «Газпром трансгаз Казан» оешмасы белән «Ялкын» журналы даими уздыра торган «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесенә старт биргән идек. Ниһаять, булачак газчыларны ачыкладык һәм кичә бәйгебезнең җиңүчеләрен редакциягә дәштек.

Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» Акционерлык Җәмгыятенең генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, «Газпром трансгаз Казан» оешмасының куркынычсызлык һәм персонал белән эшләү буенча генераль директор урынбасары Әнвәр Рәшит улы Мусин да катнашты. Алар җиңүчеләрне котлап, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

 

«Кемнәр җиңде соң?» дисезме? Менә алар – җиңүчеләр!

«Булачак газчы» номинациясе:

1 урын – Гөлназ Арстамбекова, Саба районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.

2 урын – Балык Бистәсе районы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Зифа Шәйдуллина.

3 урын – Саба районы Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ясминә Якупова.

«Иң шәп сыйныф» номинациясе:

1 урын – Арча районы Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфы (Җитәкчеләре – Гөлзилә Җәүдәт кызы Касыймова).

2 урын – Апас районы Каратун урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 6 Б сыйныфы (Җитәкчеләре – Сәвия Малик кызы Тимуршина).

3 урын – Кукмара районы К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең 7 Б сыйныфы (Җитәкчеләре – Роза Равил кызы Мөбарәкова).

 

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев