Логотип Идель
Бу – тема!

ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ: НИ ӨЧЕН КИРӘК?

Әгәр син ясалма интеллект бары тик “технарь”ларга гына кирәк, дип уйласаң, бик нык ялгышасың. Чөнки ул һәркемгә кирәк! Бүген пилотсыз трамвай һәм поездлар йөри, гади фотоларны сәнгать шедеврына әйләндереп була. Болар ясалма интеллект “майтара” ала торган әйберләрнең бик азы гына. Аннан куркып ятарга түгел, ә аның турында күбрәк белергә, аны аңларга тырышырга кирәк.

Ни бу?

Ясалма интеллект – кешенең интеллектуаль функцияләренә охшаш булган программа һәм җайланмалар ясау белән шөгыльләнә торган фәнни өлкә.

Бүген смартфондагы фотоларны автомат рәвештә эшкәртү, аларга стилизация ясау, сурәтләрдә кеше йөзен тану, тәрҗемә итү, тавышландырылган ярдәмчеләр – болар барысы да махсуслашкан ясалма интеллект төре.

Ясалма интеллект ни өчен һәркемгә кирәк?

1. Профи булырга яки тагын да үсәргә

1997-2002 еллар дәвамында кешелек моңа кадәр булганнан да күбрәк мәгълүмат эшкәртеп чыгарган. Ел саен кешеләр, узган елга караганда, 30 процентка күбрәк мәгълүмат булдыра. Шуңа да хәзер программалаштыруны “технарь”лар гына белергә тиеш түгел. Үз эшләрен автоматлаштыра алган журналист, табиб, социолог, психолог, маркетолог вакытын һәм көчен янга калдыра, күбрәк эш башкара ала.

LinkedIn халыкара сервисы мәгълүматларына караганда, 2018-2019 ел аралыгында ясалма интеллект белгечләре өчен вакансияләр 56 процентка арткан. АКШта аларның хезмәт хакы аена 650 меңнән артып китә. Россиядә аларның минималь хезмәт хакы – 115 мең сум.

Телибезме-теләмибезме, без бөтенләй көтмәгән процесслар да автоматлаша. Кемдер үзгәрешләргә яраклашып, күнекмәләрне өйрәнә алачак, кемнедер ясалма интеллект замана корабленнән төртеп төшерәчәк.

2. Иҗат өчен киңлек

Ясалма интеллект ярдәмендә иҗади потенциалны да үстереп була. Хәзерге вакытта белгечләргә чишәргә кирәк булган мәсьәләләрнең бер генә дөрес чишелеше юк. Биредә беренче планга дивергент  фикерләү (берничә дөрес җавап булырга мөмкин булган фикерләү рәвеше) йөртү чыга. Автомобиль заводлары пилотсыз автомобильләр чыгара, медицинада авыруларны ачыкларга ярдәм итә торган алгоритмнарны өйрәнәләр. Телләр, лингвистиканы өйрәнү машина тәрҗемәче, сөйләмне һәм текстны аңлау алгоритмнарын булдыруда ярдәм итәр.

3. Аны башлау һәм дәвам итүе җиңел

Ясалма интеллект юнәлешендә эшләр өчен суперкомпьютерың булу кирәкми. Аны гади ноутбукта да өйрәнеп була. Моның өчен мәктәп программасындагы математиканы яхшы белергә, алгебра (линейная алгебра), статистиканы яхшы чамаларга кирәк, ясалма интеллект белгечләре чишә торган мәсьәләләрне чишә белү зарур.

4. Күнекмәләрне арттыру

Ясалма интеллект юнәлеше өчен иң кирәкле күнекмә – тәнкыйди фикерләү. Чөнки һәр нәрсәдә шикләнергә, аны тикшерергә, теләсә нинди мәсьәләне комплекслы анализларга, кирәк.

Нәтиҗәле коммуникация – продуктив эшчәнлекнең бер өлеше. Аналитикларның эшендә катлаулы, техник терминнар шактый. Шуңа да үз фикереңне ачык итеп белдерү мөһим.

Системалы рәвештә фикер йөртү дә зарур. Чөнки аналитикларга алдан фикерләргә, булачак рискларны бәяләргә, бизнес-процесларны аңлый белергә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев