Логотип Идель
Бу – тема!

ЯРСУНЫ БАСУНЫҢ 7 ЫСУЛЫ

Кайчак син шундый итеп кызасың, шундый итеп кызасыы-ыы-ыың... Бөтен нәрсәне бәреп очырасы, ачуны китергән кешегә берәр нәрсә кычкырасы, берәр нәрсәне бәреп ватасы килә башлый. Танышмы бу халәт? Әйдә ярсуны басуның 7 ысулына күз салыйк ?

1. Кесәгә “сабырлык ташын” салыгыз. Аның ролен теләсә кайсы предмет үти ала: йөзек, төймә. Иң мөһиме – ул шома, яссы булырга тиеш. Бу – безнең серле “таш” булачак. Чыгырдан чыга башлавыгызны аңлап алуга, кесзгә кулны тыгып, теге “сабырлык ташын” ышкыгыз.

2. Берәр нәрсә әйткәнче 10га кадәр санагыз. Ярсуыңны һәм явызлыгыңны тышка чыгарганчы башта әнә шулай санарга күнегегез. Акрын гына санагыз, тирән итеп сулыш алыгыз. Әгәр инде 10га кадәр җитеп тә, һаман тынычланмасагыз, санауны дәвам итегез.

3. Үзегезнең ни дәрәҗәдә ярсыганыгызны 10 баллы шкалада үлчәгез. Нәтиҗәләр: 1-5 – бар да яхшы диярлек, 6-8 сез бераз ярсулы, әмма үз-үзегезне контрольдә тота аласыз, 9-10 хәзер тиздән шартлыйсыз. Аннан нишләргә? Бер нәрсә эшлисе түгел. Үзегезнең ярсу дәрәҗәсен үлчәгән арада сез азмы-күпме тынычланачаксыз.

4. Бу хәлләргә читтән карарга тырышыгыз. Имеш, сез монда түгел һәм бу ситуациягә читтән карыйсыз. Вакыйганың ни дәрәҗәдә абсурд һәм мәгънәсез булуын бәяләргә тырышыгыз.  

5. Медитация. Берәр нәрсәне бик озак вакыт көткәндә ачуыгыз чыга башласа, торып басыгыз да, аякларны җилкә киңлегендә куегыз. Тынычланырга тырышыгыз. Тирән итеп сулыш алыгыз.

6. Эш белән мәшгуль булыгыз. Өй җыештырыгыз, берәр нәрсә пешерегез, савыт-саба юып алыгыз, үтүкләгез... Гадәттә, болар барысы да тынычланырга ярдәм итә. Чөнки эшләгән эшнең нәтиҗәсе күренә. Бу да медитациянең бер төре инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев