Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯНАР ЙӨРӘКЛӘР" ҮРНӘК КҮРСӘТӘ

Барыбыз да белгәнебезчә, 2017 нче ел Татарстанда Экология елы дип билгеләнде. Табигатьне саклау буенча ил буйлап төрле чаралар үткәрелә, моңа мәктәпләр, зур берләшмәләр дә кушыла. Үз чиратыбызда без дә өлешебезне кертәбез.

Һәрбер мәктәптәге кебек, безнең мәктәбебездә дә Хокук бозуларны кисәтү отряды эшләп килә. Әлеге отрядка 9 нчы һәм 8 нче а сыйныф укучылары керә. “Янар йөрәкләр” дип исемләнгән командабыз белән без дә табигатебезнең чисталыгын саклау бенча үз өлешебезне кертергә булдык.



Авылыбыз эчендәге бер ясалма күлне чистартып, һәр ел саен карап торырга биргән сүзебезне истә тотып, быел да шул эшкә алындык. Шулай итеп, без капчык, пирчәткәләребезне алдык та, туп-туры күлгә таба юл тоттык. Берничә сәгать эчендә күл ялтырап та куйды, бер кисәк чүп тә калмады. Зур-зур капчыкларга тутырып бу чүпләрне тиешле җиргә урнаштырдык. Безнең көнебез файдалы гына түгел, бик кызыклы да үтте.

Чираттагы рейд – мәктәп янындагы агачлыкка булачак (посадкага) Сез дә безгә кушылыгыз, дуслар!



Фирүзә Садриева,
Апас районы, Каратун авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев