Логотип Идель
Бу – тема!

ЯНА БИРСЕН...

Россия урманнарындагы янгыннарның якынча мәйданы 3 миллион гектарга кадәр җиткән. Өлкә хакимиятләренең карары нигезендә барырга кыен һәм ерак булган җирләрдәге янгыннарны сүндерү икътисади яктан файдасыз.

«Табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы». Кечкенәдән безгә шулай өйрәтәләр. Ә соңгы вакытта илебездә булган вәзгыятьне күреп, күңел сыкрый. Себер урманнарындагы янгын турында белмәгән кеше калмагандыр инде. Әмма никтер бу хакта һаман пышылдап сөйлиләр... Безнең территориягә дә 26 июнь көнне бу янгынның төтене килеп җитте. Дөрес, һава торышы үзгәрү сәбәпле төтен тиз таралды. Ә якын-тирәдә яшәүчеләр нәрсә сулый икән?

Гринписның янгын куркынычсызлыгы программасы җитәкчесе Григорий Куксин белдерүенчә, бу атнада XXI гасыр тарихында янгын масштабы күрсәткечләре рекорд куячак. “Хакимияттән әлеге вәзгыятьне системалы рәвештә үзгәртүне таләп итәргә кирәк. Чөнки контроль зоналарда башланган янгыннарны сүндермәгәч, алар бик зур мәйданнарны биләп ала, аннары без шәһәрләргә таралган төтенгә каршы көрәш башлыйбыз – бу дөрес түгел. Моның өчен сентябрьгә кадәр, депутатлар киләсе елның бюджетын караганчы, контроль зоналарны барлап, регионнардагы янгыннарны сүндерү өчен акча бүлүне хәл итәргә кирәк”, - ди Г.Куксин.

Социаль челтәрләрдә таралган фотоларны, видеоларны карап та исең-акылың китә. “Без тончыгабыз”, “Себер урманнарын коткарыгыз” дигән язулар белән шул җирләрдә яшәүчеләр төшергән фотосурәтләрне күреп тә, бу хәлнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен аңлап була. Миллионлаган җәнлекләр, кошлар тереләй яна, кешеләрнең гомеренә куркыныч яный, ә без барыбыз моны тыныч кына күзәтергә мәҗбүр...

Ник шулкадәр комсыз соң без? XXI гасырда янгын сүндерүнең катлаулылыгы юк та сыман, ләкин ул сүндерелми. “Икътисади яктан файдалы булмаган” эшне ник эшләп йөрик инде. Яна бирсен. Бәлки яңгыр явып, сүндерер әле...

Хәзерге вакытта Гринпис сайтында петиция эленгән. Бу хәлләрне мөмкин кадәр яхшы якка үзгәртү өчен сез дә анда кул куя аласыз.

Белешмә:

Ел саен Россия урманнардагы янгыннар саны 9 меңнән алып, 35 меңгә кадәр җитә. Алар 500 меңнән алып, 3,5 миллион гектарга кадәр мәйданнарны били. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1992 елдан алып, 2018 ел азагына кадәр урманнарга бәйле 635 мең янгын теркәлгән.

Себердәге янгыннар беркемне дә битараф калдырмады. Татар шагыйрьләре дә бу хакта үз сүзләрен әйтте.

Ләйлә ХӘБИБУЛЛИНА

***

тын кысыла
никтер
тын кысыла.
ала алмыйм иркен сулышны.
бу кешегә
ниләр җитмәде соң?
җиргә каршы ачты сугышны...
күрәсеңме,
утлы очкыннардан
күлмәкләрем ничек тетелгән.
тәннеме соң...
җанны ялый ялкын!
тын кысыла кара төтеннән.

Луиза ЯНСУАР

Тамыргача

Сагынуда сине – күпме ләззәт.
Һәм күпме наз!
Авырттыра бераз...
Без Дөньяда кол һәм Алла чакта –
Кайсы гасыр булсын! – афәт тынмас.
Кемдер сулый минем йөрәгемдә
Талгынрак... янмасынга, кабып, -
Карашыңда гөлләр тереләсен
Белгәнгәдер, каударланмый артык.
Тирәнәя тик сулышы Җирнең...
Мин аңарга үләргәме килдем?!
Син аңарга килдең үләргәме.
Күкрәп торган чакта үләннәре?!
.
Ябалдашлар, Күккә чатыр корып,
Тоташканда Җиргә – тамыргача!
Яратуда сине – күпме михнәт.
Һәм – мәрхәмәт –
Исән ахыргача.
.
...авырттыра!!!

Булат ИБРАҺИМ

***

Җир ананың үпкәләре яна,
Үткәннәре яна, киләчәге.
Көл астыннан гөлләр шытып чыкмас,
Ишетелми янгын бетәчәге.
Безнең аңны күптән төтен басты,
Төтен яулый кала-шәһәрләрне.
Һава җитмәс булыр инде тиздән,
Тын кысылыр буып яшәүләрне.
Яңгыр телик әйдә бергәләшеп
Яңгыр сорыйк, таләп итик яңгыр.
Янгын чолгап алды илебезне,
Бу дөньяда әле кеше бардыр?
Бу дөньяда кеше исәндер бит?
Җир ананың үпкәләре яна.
Тамчылардан яңгыр булыйк әйдә,
Буыла бит газиз Җир-Ана.

Гөлүсә БАТТАЛОВА

***
Котылырга мөмкин идеме соң?
Ут тирәли ярсып биештек...
Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,
Бәхилләшеп, соң кат үбештек...

- Балам, дигән күмер күзләр калды...
- Әни! дигән сусыл иреннәр...
Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,
Керфек күтәрергә иренгән...

Ә кайдадыр... Күкләренә карап,
Соңгы җырын сузды бәгырьләр...
Ватанында кыямәтен көтеп
Тезелеште үксез каберләр...

Ут йоласын үтәдекме икән
Сикергәндә ялкын күзенә?
Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,
Ярлыкауны калдыр... Үзенә...

Котылырга мөмкин идеме соң?
Коткарырга мөмкин идеме...
Тере килеш үз баласын яккан,
Ут эчендә калган илеңне...

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев