Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН»НЫҢ «НУР»ЛЫ КУНАКЛАРЫ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Редакциябездә һәрчак кызыклы хәлләр, очрашулар һәм кунаклар булып тора. Мәсәлән, бүгенге кебек. Дүшәмбе, эш атнасының башы булуга карамастан, Арча районының «Нур» балалар радио-телевидение студиясе укучыларын кунак иттек.

Безнең янга 10 гына укучы килсә дә, студиядә барлыгы 60лап кеше бар икән. Узган атнада 32 бала ТНВда булып кайткан икән инде, бүген менә «ТАТМЕДИА» редакцияләре белән танышырга булганнар.

Студия укучылары өч юнәлештә үзләрен сыныйлар: теле- һәм радиосюжетлар әзерлиләр, басма журналистика белән шөгыльләнәләр. «Киләчәктә кем үзен журналист итеп күрә?» дигәч тә, 4 батыр егет-кызыбыз «Мин», – дип җавап бирде. Инде бүгеннән журналистика асылын үзләштерүче кызлар һәм егетләр җитди темаларга сөйләшәләр, күпләрне кызыксындырган сораулар бирәләр, киләчәккә якты өметләр белән карыйлар һәм башкарган эшләренә тиешле бәя дә алалар.

Укучыларның эшләре Татарстан күләмендә генә түгел, бөтен Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә җиңү яулый икән. Әлбәттә, татар телле язмаларга республика кысаларыннан чыгу бик читен. Ләкин рус телендә әзерләнгән сюжетлар һәм мәкаләләр якын-тирә регионнарда да, хәтта Санкт-Петербург шәһәрендә дә югары бәяләнгән. «Нур» студиясе кесәсендә призлы урыннар да, Гран-Прилар да бихисап.



Дөресен генә әйткәндә, «Нур»лылар белән беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгел. Мондый зур коллектив булып беренче җыелуыбыз булса да, аерым шәхесләрне күптәннән беләбез. Кемнедер «Алтын каләм» бәйгесе кысаларында күреп калган булсак, икенче берәүләре белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Бүгенге очрашудан соң «Ялкын»га актив язучы балалар арасында «Нур» студиясе укучылары тагын да күбрәк булыр дип өметләнеп калабыз.

Айгөл Абдрахманова
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары




































 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев