Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН»ЛЫЛАР - ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНДА

Дәүләт Советына эләгү чынга ашмаслык хыял кебек иде. Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев, тагын 100 депутат... Алар кем дә, без кем! Ничек шундый үрләргә күтәрелергә була?!

Моңа кадәр мин әнә шулайрак уйлый идем. Ләкин, нинди генә хыял булмасын, ул чынга ашарга мөмкин икән бит. Тик аның өчен тырышлык куярга гына кирәк. Мин дә тырыштым: «Ялкын» журналына үзем өчен кызыклы булган темаларга мәкаләләр яздым, аларның кайберләре басылып та чыкты. Шундый зур басмада язмаларым чыгуга мин бик шат идем. Һәм, көтмәгәндә, «Ялкын» минем күптәнге хыялымны чынга ашырды - яраткан журналым үзенең иң актив иҗат итүче укучыларын «Лидерлар мәктәбе» кысаларында Дәүләт Советына очрашуга алып барды.

25нче март. Ирек мәйданы. Бер зур гына бина. Аңа эре хәрефләр белән «Дәүләт Советы» дип язылган. Үзеңә таба ачыла торган зур гына ишекләр. Ә ишекләр артында  мин күрергә хыялланган дөнья...



Башта, безне бина белән таныштырып, экскурсия үткәрделәр. Кече зал, урта зал - хәйран калдым.

Менә безне бер бүлмәгә кертеп утырттылар. Озынча өстәл. Камералар. «Ни бу? Кая килеп эләктем?!» –  дип уйлыйсың. Аннан аңыңа киләсең. Берни дә булмагандай утырырга тырышасың. Булмый, булмый бит, йөрәк ашкына! Хисләр уйный...



Менә залга Фәрит Мөхәммәтшин, Разил Вәлиев һәм мин белмәгән берничә кеше килеп керде. Торып бастык. Исәнләштек. Мине ниндидер курку биләп алды. Фәрит абый безне аңлагандай елмайды да: «Курыкмагыз, мин дә әллә кем түгел, сезнең кебек үк кеше», – диде. Әйтерсең күңелгә нәкъ менә шул сүз генә кирәк иде. Мин тынычлана төштем. Фәрит Мөхәммәтшин үзе белән таныштыра башлады, безнең киләчәк белән кызыксынды. Без дә аңа бик тиз ияләштек. Ул бик бала җанлы кеше булып чыкты. Без аңа төрле сораулар бирдек, үзебезгә яңа сабаклар алдык...

Мин бу очрашудан бүтән кеше булып кайттым. Үз-үземә ышанычым артты, кеше фикерен, тәнкыйтьне кабул итәргә өйрәнгәндәй булдым. Иң мөһиме: республикабыз җитәкчеләре кебек булуның серенә төшендем. Моның өчен тырышырга, үз-үзеңә максат куярга кирәк. Җиңел генә бернигә дә ирешеп булмый. Кем белә, бәлки, без дә киләчәктә депутат, берәр нинди җитәкче булып куярбыз әле...



Ләйсән Абдрахманова

Илназ Мөхәрләмов фотолары

ТАГЫН УКЫГЫЗ:




БЕЗ – ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ КУНАКЛАРЫ!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев