"ЯЛКЫН" - КУНАКТА: Казанның 129нчы мәктәбе /ФОТО, ВИДЕО/

"Ялкын" һәм "Сабантуй" редакциясенең иң яратканы эше нәрсә? Әлбәттә, инде укучылары өчен кызыклы һәм файдалы мәкаләләр язу. Тик (сер итеп кенә әйтәбез) мәкалә язудан бигрәк, без кадерле укучыларыбыз белән очрашуларга йөрергә яратабыз.

Менә бу көннәрдә дә Мирный бистәсенең 129нчы санлы мәктәбендә кунакта булып кайттык. Бу мәктәпкә дөньяның иң сәләтле балаларын җыйганнар, диярсең: җырлыйлар, бииләр, матур итеп шигырь сөйлиләр, үзләре дә иҗат итәләр әле. Ул сәләтләре турында күптән белә идек инде анысы. Кызларның һәм малайларның иҗат җимешләре "Сабантуй" битләрендә гел чыга килә бит.

Укучыларыбызны ял иттерербез, төрле уеннар уйнарбыз, дип барган идек, үзебезне ял иттереп кайтардылар. Бик күңелле булды! Шул мизгелләрне сезгә дә күрсәтик әле.

[embed]https://youtu.be/belKvcFIvz4[/embed]



















































Фото һәм видео: Илназ МӨХӘРЛӘМОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    507
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 14:35
    ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ) Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне  килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде.  Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады.
    419
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 16:58
    ПП ХАЧАПУРИ РЕЦЕПТЫ Нәрсәләр кирәк булачак?
    410
    0
    0

Блоглар