Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯЛКЫН" ИДЕАЛЬ УКЫТУЧЫНЫ КОТЛЫЙ! (Казан шәһәре 149нчы лицей)

Укытучылар көне алдыннан «Безнең идеаль укытучыбыз» дип исемләнгән фотобәйге игълан иткән идек. Берничә көн дәвамында сайтта зур бер «көрәш» барды. 5000гә якын кеше республиканың иң идеаль укытучысын билгеләде.

Үзебез куйган кагыйдәләрдән бераз тайпылып, берьюлы ике укытучыга махсус исем бирергә булдык. Шулай итеп, «Ялкын» версиясе буенча шәһәр мәктәпләре укытучылары арасында «Идеаль укытучы» статусына Казан шәһәренең 149нчы лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Рәзинә Шәйдулла кызы Кәлимуллина, ә авыл мәктәпләре укытучылары арасында Саба районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы, 9нчы сыйныф җитәкчесе Ләйсән Индус кызы Димитриева лаек булды.

Интернет аша барлыкка килгән дуслыгыбызны ныгыту ниятеннән, диплом һәм күчтәнәчләребезне алып, кунакка киттек. Бу хакта язма «Ялкын»ның ноябрь санында дөнья күрде инде. Ләкин фотоларның барысын да журнал битләренә сыйдырып бетереп булмады. Шуңа күрә очрашу фотолары белән монда бүлешәбез.


Ринат Нәҗметдинов фотолары


 

Казан шәһәренең 149нчы лицееның 8Б сыйныф укучылары: «Укытучылар көне уңаеннан оештырылган конкурс турында күрүгә, без сыйныфыбыз белән уйлаштык та татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Шәйдулла кызы фотосын җибәрергә булдык. Рәзинә Шәйдулловна үзе бу хакта берни дә белмәде. Тавыш бирүдә бөтен мәктәбебез белән катнаша башлагач кына, ул эшнең нидә булуын аңлады. «Ни өчен нәкъ менә Рәзинә Шәйдулловна?» дигән сорауга бөтен укучылар бертавыштан: «Чөнки ул – камил укытучы үрнәге», – дип җавап бирәчәк. Рәзинә Шәйдулловна үз фәненең остасы, булган белемнәрен безгә аңлаешлы итеп җиткерә, гел камиллеккә омтыла. Кешелекле, олы җанлы, шул ук вакытта таләпчән дә була белә безнең укытучыбыз!»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев