Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛКАУЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ? (КИҢӘШЛӘР)

Ул һәрчак иң кирәкмәгән вакытта килеп чыга. Килеп чыга да, муеныңа менеп тә утыра. ЯЛКАУЛЫК. Аның аркасында күпме эшкә кар яуган, күпме планнар тормышка ашырылмый калган... ҖИТӘР! Аның белән көрәшүне бүгеннән үк башлыйбыз! Ничекме? Хәзер сөйлибез!

1. Эшкә мөмкин кадәр иртәрәк тотынырга. Чөнки эшне озаграк эшлим йөргән саен аны бөтенләй эшләмәү итималы арта гына.

2. Эшлисе эшләрнең исемелеген төзергә. Әгәр ул һәрчак күз алдында торса, шанслар тагын да артыр.

3. “5 минут” кагыйдәсе. Нәрәсене дә булса эшләр өчен нибары 5 минут вакыт җитсә, аны кичекмәстән эшләгез. Мисал өчен “миңа хәзер кибеткә чыгарга кирәк” дип ялкауланып ятканчы сикереп торыгыз да, җыенып чыгып китегез.

4. Тәүлек дәвамындагы иң продуктив вакытыгызны санап чыгарыгыз. Һәм мөһим эшләрне нәкъ менә шул вакытта башкарырга тырышыгыз. Әгәр иртәнге якта сез продуктив, ә кичен ялкаулана башлыйсыз икән, димәк, эшләрне иртән башкарырга кирәк була, ә кичен ялкауланып ятар урынга ятып йоклау яхшырак булыр.

5. Үзеңне кайгырт, үз-үзеңә дустыңа караган кебек кара. “Мин бүген бик ардым. Әгәр син хәзер гөлләргә су сибеп алсаң, мин бик бәхетле булыр идем. Аннан без бергәләп ял итәрбез”, - дип үз-үзеңә мөрәҗәгать итү дә бик булыша.

6. Берәр мотивация уйлап тап. “Шул эшне эшләсәм, шунда барам, шуны эшләсәм, үземә шуны алам” ише мотивацияләр дә яхшы эшли. Һәрберезнең эчендә кечкенә бала утыра бит.

7. Вакытында ял итеп алу да ярдәм итә. Мәсәлән, “1 сәгать дәвамында эшләп, аннан 10 минут ял итәм” дип эшләсәң, эш күпкә яхшырак бара. Артык озак вакыт эшләп утыру бик ялыктырырга мөмкин, нәтиҗәдә, аннан бер эшнең дә рәте булмаячак.

Ә сезнең ялкаулык белән көрәшкәндә куллана торган нинди лайфхакларыгыз бар? Бүлешегез әле! ðŸ˜‰
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев