Логотип Идель
Бу – тема!

"МИН ЯЛКАУ ТҮГЕЛ, МИН ЭНЕРГИЯ САКЛЫЙМ"

Укытучы яки әти-әниегез сезне ялкау дип орышырга тотынса, башыгызны югары күтәреп, «Мин ялкау түгел, минем организм энергияне экономияләү принцибын үти», дип шаяртыгыз. Чөнки чыннан да шулай булырга мөмкин. Ялкаулык ул ялкаулык кына түгел. Без аны психология һәм биология күзлегеннән аңлата алабыз.

Авырумы, начар гадәтме?


Күпчелек очракта психологлар ялкаулыкны начар гадәт дип аңлаталар. Чыннан да, кешенең бер сәбәпсез эштән качуын, вакытын кәеф-сафа корып үткәрүен психик тайпылыш дип әйтеп булмый. Тик шулай да, психологик яктан гадәти булган ялкаулыкның да нигезендә җитди сәбәпләр ятырга мөмкин. Кешенең шәхси дисциплинасы юк икән, димәк, ул үз-үзенә ышанмый, яки аны бернинди активлык та кызыксындырмый, яисә ул бер эш тә нәтиҗә китерми, дип саный. Димәк, ялкаулык – мотивация җитмәүдән килеп чыккан бәла. Ә мотивация ник җитми соң? Монда инде биологиянең дә роле бар. Баш миендә ләззәт кичерешләре өчен җавап бирүче дофамин нейромедиаторы күп итеп бүленсә, без бары рәхәтлек турында гына уйлаячакбыз. Әгәр дә шушы нейромедиаторның бүленүен стимуллаштырсаң, эшкә дәрт сүнәчәген көт тә тор.

Психиатрия мәгълүматларына күз салсак, ялкаулык кайбер психик тайпылышларның билгесе була ала. Мәсәлән, депрессия вакытында авыруларга ялкаулык һәм акрынлык хас.


Ялкаулык кирәк


Биология фәне ялкаулыкны энергияне экономияләү принцибын чамадан тыш нык гамәлгә ашыру дип аңлата. Фәндә билгеле булганча, барлык организмнар да азрак энергия сарыф итеп, күбрәк ресурс җыярга тырыша. Табигатьтә бу бик тә актуаль. Галимнәр 1970нче еллардан башлап төрле хайваннарның энергияне ничек сарыф итүен өйрәнәләр, хәтта үлчиләр дә. Бер мисал: читлеккә ябылган күселәрнең кайберләре галим читлеккә ыргыткан предметны тиз генә өйрәнә дә, аның зыянлы түгеллеген аңлагач, шул килеш калдыра. Ә икенче күсе шул ук әйберне җентекләп өйрәнә, энергияне шуңа сарыф итә.

Көчне янда калдыру, ягъни энергияне экономияләү, биология күзлегеннән, әлбәттә, дөрес эш. Яшәр өчен ашарга кирәк бит инде. Әмма без ашар өчен яшәмибез, андый кешеләрне җәмгыять яратмый. Ашап җыелган энергия белән дә шулай. Әйе, энергияне юкка сарыф итмәү файдалы, әмма әгәр дә экономия яшәүнең мәгънәсенә әйләнә икән, димәк – сез ялкау.

Ялкаулык һәм прогресс


Дөньяда фән һәм техника прогрессын сугыш алга алып бара диләр. Чыннан да шулай микән? Бәлки, нәкъ менә тормышны мөмкин кадәр уңайлырак итеп, өстәмә мәшәкатьләрдән арыну теләге Siri’ны, «Окей Google» дип эндәшүләрне барлыкка китергәндер?
Сүз уңаеннан


Ялкауларның үз дине дә бар! 

1998 елда төшерелгән «Зур Лебовски» фильмының төп каһарманы — Dude (“Чувак”) кушаматлы бик ялкау кешенең чын тормышта иярченнәре бар. Фильм герое дөнья белән каршылыкка керергә теләми, ул беркайда да эшләми, ул душ керергә, дуслары белән аралашырга һәм боулинг уйнарга ярата. Дудеизм дине тарафдарлары проблемалар аркасында борчылмаска, башкалар белән конфликта кермәскә, үзең һәм тышкы дөнья белән гармониядә яшәргә чакыралар.


Ничек котылырга соң?


Әгәр дә инде сез дудеизм диненең рәхәтлекләреннән баш тартасыз икән (сер итеп әйтәм – дөрес эшлисез!), ялкаулыктан арынырга кирәк. Реаль тормышта ялкау кеше алга китә алмый.

Иң башта ялкаулыкның сәбәпләрен аңларга кирәк. Өстәрәк язылганнан сез аның психологик һәм биологик сәбәпләрен белдегез. Әмма бу гомуми сүзләр. Һәр очракның үз сәбәпләре бар.

⇒ Энергия җитмәү

Бу инде биология. Укудан яки эштән кайткач, минем чәй эчкән чынаякларны юып куясы да килми. Нинди анда дәрес хәзерләү! Кеше төрлечә арый бит. Кемдер авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә, башкалар аралашудан да талчыга ала. Нишләргә соң? Ял итегез. Хәл җыегыз. Көнегезне ялга, спортка һәм бераз күңел ачуга урын калырлык итеп корыгыз, дөрес тукланыгыз.

⇒ Максат булмау

Максатсыз адәм – очламаган каләм. Кеше нәрсә эшләгәнен аңламыйча эшли башласа, коточкыч ялкаулана башлый. Алдыгызга максатлар куегыз. Һәрбер эшнең ни өчен кирәк булуын аңлап эшләгез.

⇒ Яратмаган эш

Мәктәпне яратмаганга гына укуны ташлый алмыйсың, әлбәттә. Әмма шулай да уйланырга кирәк. Күңелең ятмаган шөгыльнең кызыгы юк. Ә баш мие бик хәйләкәр, күңел ачу һәм ләззәт өчен җавап бирә торган өлешләре бик актив. Нишләргә соң инде дисезме? Күңелсез эшне күңеллегә әйләндерегез. Бакчада бәрәңге аласызмы? Сеңлең яки энең белән ярышып эшлә, кызыграк булыр. Конспектлар язырга кирәкме? Рәсемнәр дә яса, күңеллерәк булыр. Баш миенә рәхәт нәрсә кирәк.

⇒ Үзегезгә диагноз куймагыз

Сүземне йомгаклап, тагын бер мәсьәләгә игътибар итәсем килә. Беркайчан да “Мин ялкау, мин булдыралмыйм” дип үзегезгә диагноз куймагыз. Ялкаулык – һәрбер тере организмга хас булган сыйфат. Ялкаулыкның да файдасын күрә белегез, тормышыгызны анализлап, эффектив адымнар башкарырга өйрәнегез.

Айдар ШӘЙХИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев